ХӘБӘРЛӘР
Бикүле мәктәбе укучылары “Ам-Ням” мультфильмы герое ясадылар
Кичә Бикүле төп гомуми белем мәктәбендә Россиядә 4-12 декабрьдә игълан ителгән "Код сәгате" акциясе кысаларында кызыклы дәрес үткәрелде.
Әлеге бердәм дәрестә 8-9 сыйныф укучылары катнашты. Дәрес башында укучылар белән " Көндәлек тормышта мәгълүмати технологияләр" темасы буенча әңгәмә үткәрелде, соңрак IТ-белгечлекләр, аларның бүгенге тормыш өчен актуальлеге турында фикер алышулар булды. Дәрес кысаларында укучылар тәкъдим ителгән сайттан видео карадылар, бу материал буенча фикер алыштылар. 8 нче сыйныф укучылары Илгиз Мөхәммәтҗанов белән Фаиз Камалетдиновның мәгълүмати технологияләр турындагы чыгышларын тыңладылар.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Нет комментариев