Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бикүледә Иске Яңа ел чарасы үткән

Бикүле Мәдәният йортында иске елны “Иске Яңа ел ишек шакый” дигән чара белән озатканнар – авылның урта яшьләрдәге кешеләре өчен музыкаль кичә оештырылган.

Авыл үзешчәннәре Нәфисә Мусина, Нурсинә Садыйкова моңлы җырлар башкарганнар, рус һәм татар телләрендә бию көйләре яңгыраган. Катнашучылар чын күңелдән җырлап-биеп күңел ачканнар.
– Ел саен төрле форматтагы чаралар оештырырга тырышабыз, былтыр, мисал өчен, Иске Яңа ел уңаеннан тамаша куйган идек, – диде Мәдәният йорты мөдире Тәнзилә Әһлетдинова.
Быел Бикүледә Яңа ел тамашасы белән дә халыкны гаҗәпләндергәннәр. Шәһәр Мәдәният сараенда режиссер Анжела Туктарова сценариесе нигезендә куелган “Өч баһадир, яки Урланган бәхет” тамашасын тулысынча татар теленә тәрҗемә итеп, мәдәният йорты хезмәткәрләре һәм укучылар көче белән үзләре оештырганнар.
– Баһадирларның киемнәрен Мәдәният сараеннан алып тордык, башка костюмнарны үзебез тектек, кылычларны да үзебез ясадык, – диде Тәнзилә Әһлетдинова. – Тавышны Нурлатта Руслан Сәйфетдинов студиясендә яздырдык. Балаларга да, өлкәннәргә дә бик ошады.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X