Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әбиләр чуагы дулкынлап килә

Бүген барыбыз да алтын көзне көтеп яши.


Реклама

- Сентябрьнең беренче ункөнлегендә безнең территориядә яңгырлар нормадан ике тапкырга артыграк булды, - дип үз фикерен җиткерә Чулпан метеостанциясе начальнигы Наталья Матвеева. - Ай башында беренче әбиләр чуагына охшашрак берничә аяз көн торды, аннан температура түбән төште. Әмма бу атна азагына җылының чираттагы дулкыны килү һәм чын әбиләр чуагы җитү ихтималы бар. Әбиләр чуагының чикләре анык билгеле түгел. Кайбер елларда ул иртәрәк, башкасында соңрак та килергә мөмкин. 2011 елда безнең территориядә гадәти әбиләр чуагы булмады - җылы көннәр кисәк кенә суыклар белән алышынды, циклоннар күп яңгырлар алып килде, хәер, узган ел да шундый берничә кыска чор булып алды. Быел тотрыклы антициклон килү белән җылы көннәр алдагы елларга караганда озаграк торыр, дип өметләник.
Бу яңгырлар бигрәк тә бәрәңгеләрен казырга өлгерә алмаган бакчачыларны борчыгандыр, мөгаен. Хәер, авыл хуҗалыгы предприятиеләре дә кыр эшләрен туктатып торырга мәҗбүр булдылар. - Яңгырлар басулардагы сезонлы эшләрне туктатып торсалар да, икенче яктан караганда, җир йомшарды, техникага чөгендер казыганда җиңелрәк булачак. Уҗымнар өчен дә файдасы бар, алар яхшырак үсәчәк. Һава торышы кукурузны силоска салуны кичектерде, ә бөртеккә алырга иртәрәк әле. Бу яңгырлардан зыян юк, - диде авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсенең игенчелек буенча консультанты Нургали Мусин. Әмма болытлы көннәрдә урамда гына түгел, биналарда да, бигрәк тә беренче катларда салкын. Төзелеш һәм капремонт буенча киңәшмәләрнең берсендә район башлыгы Наил Шарапов әйтүенчә, иң беренче чиратта мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләрне җылытуга игътибар итәргә кирәк.
- Закон буенча җылы уртача тәүлеклек температура биш көн дәвамында 8 градуслар тирәсе торганда гына бирелергә тиеш булса да, без беркайчан ул кырыс кагыйдәләргә генә табынып эш итмәдек. Бигрәк тә бу мәктәп һәм мәктәпкәчә учреждениеләргә кагылганда. Әмма әлегә мондый ихтыяҗ юк, һава температурасы 11 градустан төшкәне булмады. Учреждениеләр исә 100 процентка әзер, - дип ышандырды Нурлат җылылык челтәрләре генераль директоры Рамил Шарапов.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев