Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Битлек режимы саклана

12 майда махсус режимның кайбер чикләүләре бетерелеп, кешеләр эшкә чыкты.

Хәзер өйдән чыкканда цифрлы  рөхсәт рәсмиләштерергә кирәкми, ә үзизоляция режимы киңәш рәвешендә генә гамәлдә. Коронавирус инфекциясе таралу куркынычы аркасында кертелгән чикләүләрне этаплап бетерүнең беренче адымнары бу. Шул ук вакытта авыру йоктыруның яңа очракларын булдырмас өчен, шәхси саклану чаралары – битлекләр һәм бияләйләрдән башка ваклап сәүдә итү объектларына керү, җәмәгать транспортларына, шул исәптән таксига да утыру, җәмәгать урыннарында булу тыела. Моннан тыш, 1,5 метр дистанцияне дә саклау таләп ителә. Шулай ук спорт һәм балалар өчен уен мәйданчыкларында булырга ярамый, моңа күпфатирлы йортлар ишегалларындагы мәйданчыклар да керә. 12 майдан автосалоннар һәм урамнан аерым керү юлы булган, 400 квадрат метрга кадәр мәйдан биләгән һәм ашамлык булмаган товарлар сатучы сәүдә нокталары да эшли башлады. Пандемия аркасында никахларын терки алмаганнар өчен дә яхшы хәбәр бар, хәзер бу рөхсәт ителә, дөрес, тантанада 10нан да артыграк кеше катнаша алмаячак. Моннан тыш, республика районнары арасында транспорт хәрәкәте дә торгызылды. Әйтик, кичә беренче тапкыр Нурлаттан Казанга һәм Яр Чаллыга, шулай ук шәһәр яны һәм шәһәрара автобуслар йөри башлады. Чикләү чараларының йомшаруы гадәти тормышка кайту буенча планны тормышка ашыруның беренче этабы гына. Һәм моның никадәр тиз үтүе безнең Роспотребнадзор киңәшләрен ни дәрәҗәдә төгәл үтәвебезгә бәйле бу лачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев