Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Болгар җирендә

Узган атнада Казанда татар дин әһелләренең "Милли үзенчәлек һәм дин" дип аталган III Бөтенроссия форумы үтте. Аның эшендә безнең районнан мөхтәсиб Айрат хәзрәт Әюпов катнашты һәм тәэсирләре белән дә уртаклашты.

- Республика башлыгы Рөстәм Миннеханов, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиев һәм башка мәртәбәле затлар, дин әһелләре катнашкан чара Россиянең 55 төбәгеннән 900дән артык делегатны берләштерде. Пленар өлеш дин, мәхәллә, матбугат һәм мәгърифәт темасына багышланган иде, - диде хәзрәт төп мәсьәләләргә тукталып. - Әлеге форумның максаты да халыкны борчыган проблемаларны күтәрү, аларны хәл итү юлларын эзләү иде бит. Тагын бер җитди мәсьәлә -авылларны, пай җирләрен берләштергән мәхәлләләр төзү турында да сүз булды. Мисал буларак Чувашия Республикасы китерелде. Анда мондый мәхәлләләр бар икән инде. Чарада шулай ук дин өлкәсендә бер ел эчендә башкарылган эшләргә хисап тотылды.
Форум делегатлары икенче көнне Изге Болгар җыенында катнашты. Анда безнең районнан да район башлыгы Наил Шарапов җитәкләгән зур делегация барды.
- Традицион бәйрәмдә Нурлат районы республика районнарыннан килгән иң зур делегацияләрнең берсе иде. Алты автобус белән бардык җыенга, - ди Айрат хәзрәт сәфәр кылырга булышканнары өчен "Нурлат АТПсы" һәм "Нурлатавтотранс" җәмгыятьләренә рәхмәтен җиткереп. 20 ел рәттән үткәрелеп килүче Изге җыен быел борынгы Болгар шәһәрен торгызу кысаларында төзелгән төп объект - Ак мәчетне ачу тантанасыннан башланган. Аннан Зур мәчет янында өйлә намазы укылган, 922нче елда Ислам динен кабул итүгә багышланган, дөньядагы иң зур Корьән куелган музейда булу да нурлатлыларда зур тәэсирләр калдырган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Болгар Казан Коръђн елы Зур мђчет