Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат районының Кычытканлы авылыннан Әсхәт Минапов 80 яшендә бүрегә каршы көрәшкән

Кычытканлыда яшәүче Әсхәт Миннаповның хезмәт юлы турында «Дуслык» район газетасы үзвакытында язып чыккан булган. Бүгенге язмабызның да герое ул. Бу юлы инде 90 яшьлек юбилее уңаеннан.

Әсхәт Миннап улының гомеренең вакыйгаларга бай һәр чоры аерым хикәя сюжетына ятарлык. Сугыш елларындагы ятим, әрнүле балачагы, колхоз хезмәтен тәртәгә җигелеп тарткан ачлытуклы тормыш... Аннан соң 18 яшьлек чабаталы авыл егетенең ФЗӨга юлланган җиреннән Урал тауларында 5-6 ел буе көн яктысын да күрмичә шахта сөремен иснәве... 1955 елда туган авылына әйләнеп кайтканнан соңгы тормышы да күз алдында – тирә-як авылларда да дан тоткан төзүче һәм балта остасының кулы тимәгән йортлар Кычытканлыда бүген дә сирәктер. Идарә бинасы, авыл мәктәбе һәм клубы, фермалар – аларның да һәркайсы Әсхәт абый Миннаповның хезмәт тирен әле дә саклый кебек.

Сүз уңаеннан, «Дуслык» газетасының 90нчы елларда дөнья күргән бер санында Әсхәт абыйның шул чорда колхоз тимерчелегендәге эшчәнлеге яктыртылган булган. Бүген битләре инде аяусыз вакыт белән саргайган, укый-укый таушала да башлаган әлеге газета тыл хезмәтчәненең башка истәлекле ядкәрләре белән бергә кадерләп саклана. Эшсез торырга күнекмәгән Әсхәт абый лаеклы ялга чыкканнан соң да тынгы белми. Ә менә 10 ел элек үзе белән булган бер вакыйга чак кына фаҗига белән тәмамланмыйча кала.

 – Төнге өчләр булгандыр, этебез бик каты өрә башлады. Ул вакытта тормыш иптәшем Наилә исән иде әле, – дип хатирәләрен барлады Әсхәт абый. – Лапас капкалары ябылмагандыр, терлекләр чыкканмы әллә дип борчылып урамга юнәлдем. Барысы да тәртиптә. Кире өйгә кергән генә идем, этебез тагын улап-улап өрергә тотынды. Без тыкрык буенда торабыз, анда берәр нәрсә бардыр дип, шул якка таба барганда арттан аягымны нәрсәдер тешләде. Җибәрүе булды, мин аңа таба борылдым. Шулвакыт битемә сикерде – муеныма тешләрен батырып, буарга теләгәндер, күрәсең. Тешләремне сындырып, иягемне артка каерып, йолкыды...

Реклама

Бу моңа кадәр дә авыл сарыкларын буып азаплаган котырган бүре булып чыга. 80 яшьлек бабай ерткыч белән кара-каршы бер ялгызы кала. Соңгы көчен җыеп, койма аша тыкрыкка сикереп төшә дә, анда торган тракторлары эченә кереп утыра. Ул вакытта үзен илаһи көч саклап калып, бүре янында егылырга ирек бирмәгәндер, күрәсең. Андый очракта җанварның үз корбанын җибәрмәве хак. Канга баткан Әсхәт абый бар батырлыгын җыеп, урам аша әйләнеп, өенә керә. Шәфкать туташы артыннан чапкан улы да тыкрык буенда бүре һөҗүменә дучар була. Нәтиҗәдә, бүрене ауларга бөтен авыл белән диярлек күтәреләләр. Шөкер, Әсхәт абый исән кала, әмма хастаханәдә бик озак дәвалана.

– Сезнең тормышыгыз турында аерым китап язарга була, – диде тыл хезмәтчәнен юбилее белән котларга килгән район башлыгы Алмаз Әхмәтшин Әсхәт абый үз башыннан кичкәннәрне сөйләгәч. Ул аның нинди генә тормыш киртәләренә очраса да, күңел көрлеген һәм тормыш сөючәнлеген саклап калуына соклануын белдерде. Әсхәт абый 90 яшендә дә егетләрчә җитез әле. Улларын, соңыннан оныкларын кул эшенә өйрәтеп үстергән, инде чират – оныкчыкларда. Әнә, 8 яшьлек Булат ел саен җәй көне Казаннан кунакка кайткач, бабасы белән мунча себеркеләренә каен ботаклары, гөмбә җыярга йөри икән. Ә бит гаилә кыйммәтләре буыннанбуынга әнә шулай – шәхси үрнәк белән күчә. Әсхәт абый Миннапов кебек чын мәгънәсендә үрнәк алырлык, тормыш тәҗрибәсен үзләштерерлек кешеләр булганда бигрәк тә кыйммәтле ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X