Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бөтендөнья татар конгрессының Нурлат бүлеге күчмә утырышын Кәкре Атауда үткәрде

​​​​​​​Утырышта иң активлар бүләкләнде.

Бүген Кәкре Атау авылында Бөтендөнья татар конгрессы Нурлат бүлегенең күчмә утырышы үтте.

Бүлекчә эшенә еллык нәтиҗә ясауга багышланган утырышта авыл җирлекләрендә эш алып барган бер төркем активистларны бүләкләү дә каралган иде.

Бүлекчә җитәкчесе Әлфия Галәветдинова Кәкре Атау авыл җирлегендә милли тәрбия, халкыбызның гореф-гадәтләрен саклау һәм яңарту юнәлешендә һәрдаим эш алып барылуын билгеләп үтте.

Каз өмәсе,  печән җыю,  дини бәйрәмнәрне оештыру, авыл җыеннары уздыру һәм башка чараларда алар гел бергә, бердәм. Башлангыч бүлекчә җитәкчесе Гадәния Хәмәтҗанова, Фәүзия Кәлимуллина, Зөһрә Зарифуллина, Мәйсәрә Габбасова, Халидә Исхакова  бу көнне истәлек бүләкләренә лаек булдылар.

Утырыш белән башланган чара  каз мамыгыннан мендәр тутыру йоласы һәм милли аш-су күргәзмәсе белән дәвам итеп, матур бәйрәмгә әверелде.

 

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев