Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Булачак ирен кан биреп коткарып калган

“Дуслык” газетасына – 90! Күпме бу, әллә азмы? Кеше гомере белән чагыштырсак – саллы. Ә газета өчен – чәчәк ату һәм зирәклек чоры.

Бу еллар эчендә журналистлар һәм газета укучыларның берничә буыны алышынды. Газетаны басмага әзерләү процессында күпме кеше көч куюын бүген инде берәү дә төгәл генә әйтә һәм санап чыгара алмас. Элегрәк район газетасында хезмәт куйган күп кенә кешеләрнең фамилияләре сирәк искә алына. Алар ул чорның саргайган газета төпләмәләрендә һәм өлкән буын кешеләрнең хәтерләрендә генә саклана...

Әнвәр Усманович Абдуллин, Галина Александровна Давыдова, Роберт Зартдинович Айзатуллин, Рәис Габделәхәтович Гыйльметдинов, Елизавета Тимофеевна Илюшкина, Антонина Абрамовна Пестова, Разия Галиулловна Нуретдинова, Зоя Ивановна Яллина, Илназ Илгизович Мөбарәкшин, Наталья Николаевна Русакова... Аларның барысы да үзләреннән соң якты истәлек калдырды. Һәркайсы үзенчә талантлы иде, һәрберсенең мәгълүмат җыю һәм материалны бирүдә үз ысуллары булды. Нәкъ менә аларның төрледән-төрле алымнары газетаны кызыклы итте дә. Әлеге хезмәткәрләргә даими рәвештә районда барган вакыйгалар үзәгендә кайнарга туры килде, алар материаллары өстендә эшләгәндә авыл хуҗалыгы хезмәткәре, эшче, укытучы яки юлчы, спортчы яки төзүчегә әверелде, йөзләгән кешенең язмышын бөтен шатлык-кайгылары, уңышлары һәм борчулары белән йөрәкләре аша үткәрде.  Ул елларда барлык предприятие-оешмалар, колхозлар эшли иде. Җитәкчеләр үз планнары, киләчәккә перспективалары белән уртаклашты, җитештерү, хуҗалык алдынгыларын тәкъдим итте, көн саен мөгезле эре терлекләр саны, савылган сөт күләме турында рапортлар бирелде... Газетада бастыру өчен материалларның саны күп булды, һәр корреспондент иң беренче чиратта үз мәкаләсен “җибәрергә” тырышты. Моннан тыш, редакциягә газета укучылардан да күпләп хатлар килде. Материалларны газетада урнаштыру җаваплы сәркатипләргә йөкләнде.

Ул елларда редакция һәм типография арасында Антонина Пестова бәйләүче ролен үтәде. Район газетасы редакциясенә ул 1942 елның сентябрендә комсомол район комитетыннан килә, анда ул хисап бүлеген җитәкләгән була. Җаваплы сәркатипнең т ө п  в а з ы й ф а л а р ы н а газетаның бизәлеше, грамоталылык, материалларның б а ш  и с е м н ә р е  һ ә м  фотографияләрне игътибар үзәгендә тоту керә. Бу эш бик җаваплы һәм җитди. Антонина Абрамовна үз хезмәтен белеп башкарды, һәр мәкаләне җентекләп укып чыга, типографиядәге хәреф җыючыларны кирәкле материаллар белән үзвакытында тәэмин итәргә тырыша иде. Чөнки ул чорда һәр хәреф кул белән җыелып, сүзләр вак хәрефләр тезмәсеннән хасил була һәм моңа бик күп вакыт таләп ителә. Мәкаләләрне басмага әзерләгәндә типография хезмәткәрләре белән зур булмаган низаглар да булмый тормады, әмма Антонина Абрамовна бәхәсле хәлләрдән чыга белүе белән аерылып торды, аның сабырлыгы ярдәмендә эш көйле барды. Ул барысын да тынычландыра, җитешсезлекләрне тиз генә төзәтүләрен сорый белә иде. Газетаның чыгуы өчен җаваплы кеше буларак, эшендә төнгә кадәр дә тоткарланырга туры килгәли, ТАССтан яки төрле съезд конференцияләрдән ашыгыч материаллар кергәндә аеруча еш була андый хәлләр. Болардан тыш, аңа радио оештыручы вазыйфалары да йөкләнә. Сугыш елларында газетада мәҗбүри рәвештә фронттагы бәрелешләрдән материаллар бастырырга кирәк була. Әлеге хәбәрләр радиодан тапшырыла. Ә ул елларда элемтә бик начар. Тапшырыла торган бер генә сүзне дә төшереп калдырмас өчен, аеруча игътибарлы булырга туры килә. Үзенә кадәр эшләгән җаваплы сәркатип кебек хата җибәрүдән Алла сакласын. Сүздә нибары бер артык хәреф – һәм син эштән азат. Антонина Абрамовна хәбәрләрне кабул иткәндә һәр сүзне игътибар белән тыңлый, ә инде тавыш һәм элемтә өзелүе аркасында аңлашылмаучанлык килеп туса, башка районнардагы редакцияләргә шалтыратып, төшеп калган сүзләрне ачыклый торган була. Бер сүз белән әйткәндә, бар җирдә дә өлгерә. Бөтен эшне күңелен биреп башкара ул. Корреспондент буларак, аңа хуҗалыкларга да еш барырга туры килә. Биредә дә Антонина Абрамовна сынатмый, тылда фидакарь хезмәтләре белән Җиңүне якынайткан гади авыл хезмәтчәннәре турында газета өчен һәрвакыт яңа материаллар алып кайта.

Антонина Абрамовна турында сөйләгәндә шуны да искә алып үтми мөмкин түгел: 1941 елда ул яшьтәшләре белән шәһәрдә оешкан комсомол санитар отряды сафларына кушыла. Әлеге отряд яралы солдатларны каршы алып, аларны шәһәрнең 2нче мәктәбендә урнашкан эвакогоспитальгә озата бару бурычын үтәгән. Сөйгән ярын да биредә очрата ул. Көннәрнең берсендә Антонина дус кызлары белән җиккән атта яралы солдатларның чираттагы партиясен каршы алырга бара. Яралыларның саны күп, кан тапшыручылар шактый булса да, бар кешегә дә донор каны җитми. Шунда бер солдатка кичекмәстән кан кирәк булуы ачыклана. Һәм Антонинаның каны туры килә. Сугышчының исеме Георгий Пестов була. Ул сәламәтләнгәч, үзенең коткаручысына тәкъдим ясый. Алар дүрт дистә елдан артыграк бергә гомер кичерәләр. – Антонина Абрамовнага тыйнаклык, гадилек, хезмәт сөючәнлек, тәртиплелек хас иде, ул үз эшенә тугры булды. Ул ачык күңелле кеше иде. Беркайчан да канәгатьсезлек күрсәтмәде, һәрвакыт елмая һәм әңгәмәдәшенең кәефен күтәрә белде. Ул киң күңелле кеше булды, аның белән аралашу да җиңел һәм рәхәт иде, андыйлар турында: “кешеләр аңа тартыла”, – диләр. Ул тирә-юньдәгеләрен хөрмәт итте, кешеләр белән уртак тел таба белде, – дип сөйләде Антонина Пестова турында аның белән озак еллар бергә эшләгән матбугат ветераны, ТР Журналистлар берлеге әгъзасы Тамара Назарова. Антонина Пестова үзен белгән, бергә эшләгән һәм аралашкан кешеләр хәтеренә шундый якты кеше булып кереп калды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев