Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Бурычлар бар – субсидияләр юк

"Районыбыз авылларының берсендә яшәүче кайбер танышларым узган айда коммуналь хезмәтләр өчен субсидияләр алмады.

Алар чүп чыгару өчен түләмәгән икән - шулай дип аңлатканнар. Чыннан да сәбәп шул булдымы икән, һәм аларның акчалары югалмасмы?" - дип кызыксына газета укучыбыз нурлатлы Нәфисә Рузаева.
Без әлеге сорауны Республика матди ярдәм үзәгенең 33нче Нурлат бүлекчәсе мөдире Әлфия Сараевага юлладык.
- Федераль законнар белән билгеләнгән Торак биналар һәм коммуналь хезмәтләр өчен түләүгә субсидияләр бирү кагыйдәләре нигезендә, әгәр субсидия алучы ике ай һәм аннан да артыграк вакыт дәвамында торак бина һәм коммуналь хезмәтләр өчен агымдагы түләүләрне түләмәсә, субсидия бирү туктатылырга мөмкин. Субсидияләр бирү бурычлар тулысынча капланганчы туктатыла. Аннан соң гражданин акчаларны субсидия бирелмәгән чор өчен тулысынча алачак, - дип аңлатма бирде Әлфия Рәшитовна.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев