Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Быел Нурлатның 386 чыгарылышы олы тормыш юлына аяк баса

23 июньдә районның 20 мәктәбе үз кошчыкларын олы тормыш юлына озатачак. Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, хәзер чыгарылышлар тормышларындагы иң төп тантаналарның берсе - чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Матур кичке күлмәкләр, костюм-чалбарлар сатып алына, бәйрәм прическалары һәм аксессуарлар сайлана. Нәкъ менә бу көннән башлап кеше тормышында яңа этап башлана да инде....

23 июньдә районның 20 мәктәбе үз кошчыкларын олы тормыш юлына озатачак.
Бердәм дәүләт имтиханнары артта калды, хәзер чыгарылышлар тормышларындагы иң төп тантаналарның берсе - чыгарылыш кичәсенә әзерләнә. Матур кичке күлмәкләр, костюм-чалбарлар сатып алына, бәйрәм прическалары һәм аксессуарлар сайлана. Нәкъ менә бу көннән башлап кеше тормышында яңа этап башлана да инде. Бу көнне чыгарылышларның күбесе дулкынлану белән каршы ала: моңсу, чөнки, яраткан мәктәбең, укытучылар һәм сыйныфташлар белән хушлашасың. Киләсе дүшәмбе көнне район мәктәпләрендә чаралар берничә этапта узачак. Көннең беренче яртысында район мәгариф учреждениеләрендә чыгарылышларга аттестатлар тапшырачаклар, традиция буенча уку алдынгылары билгеләп үтеләчәк. Быел да районның 39 уку алдынгысына медальләр биреләчәк. Кичке якта кафеларда чыгарылыш кичәләре узачак, ә аннан - традиция буенча табигать кочагында таң каршы алу. Чыгарылыш кичәсе кешенең гомергә бер генә була торган бәйрәме булса да иминлек турында онытырга ярамый. Бу чорда төп игътибар янгын куркынычсызлыгына биреләчәк. Район мәгариф идарәсе җитәкчесе урынбасары Неля Гыйззәтуллина әйтүенчә, төп бурыч чыгарылыш кичәләрен хәвеф-хәтәрсез үткәрү. Ирек, мөстәкыйль тормышка аяк басу алдыннан фейерверклар рөхсәт ителмәячәк, урманнарга чыгу тыела. Имин чыгарылыш кичәләренең тагын бер атрибуты - табынга спиртлы эчемлекләр куелмаячак
- Чыгарылыш кичәләре полиция бүлеге һәм район үзәк хастаханәсе җитәкчелеге белән килештерелде, - ди Неля Владимировна. - Бу көнне әлеге службалар көчәйтелгән режимда эшләчәк. Моннан тыш, педагоглар һәм әти-әниләр кизү торачак. Кеше тормышындагы әлеге зур тантана спиртлы эчемлекләр белән уза торган бәйрәм түгел. Шуңа да кичәләрдә спиртлы эчемлекләр эчү тыела.
Имтиханнар кебек үк чыгарылыш кичәләре дә сизелми үтеп китәр. Алда яңа тормыш этабы. Кичәге чыгарылышлар, бүгенге абитуриентлар буларак якын арада вузларның кабул итү комиссияләрен "штурмларга" планлаштыралар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат