Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Быел Нурлатта 200ләп гаилә участоклы булачак

Нурлатта якын көннәрдә күпбалалы гаиләләрне җир участоклары белән тулысынча тәэмин итеп бетерергә тырышалар. Шул нияттән бу көннәрдә Төньяк-Көнчыгыш микрорайонда 14, Кормыш микрорайонында 40 участок ияләренә тапшырылган инде. Якын көннәрдә Яңа Көньяк-Көнбатыш микрорайонда 95 участок бүленәчәк.

-Июнь ахырларына безгә гариза белән мөрәҗәгать иткән күпбалалы гаиләләрне тулысынча җирле итәргә тырышабыз,-диде Нурлат муниципаль районының җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасы җитәкчесе Владимир Шилов. 2012 елда алар 391 гаиләнең гаризаларын канәгатьләндергән булганнар инде, быел шул рәвешле янә 200ләп гаилә участоклы булачак. Әмма бу юнәлештәге эшкә нокта куела дигән сүз түгел әле. Күпбалалы гаиләләрне бушлай җир кишәрлекләре белән тәэмин итү дәүләт программасы 10 елга исәпләнгән, һәм гаризаларның тагы да өстәлүе бик мөмкин. Бу уңайдан палата хезмәткәрләренең үтенече дә бар: гариза бирүчеләрнең тору урыннары, телефоннары, гаилә әгъзалары саны үзгәрә икән, бу хакта җир һәм милек мөнәсәбәтләре палатасына яки күпфункцияле үзәккә хәбәр итсеннәр иде. Бу җир кишәрлекләрен бүлүне тиешенчә алып бару өчен бик мөһим икән.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат