Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чаңгылар чөйгә эленде

Узган якшәмбедә районда кышкы спорт сезоны ябылды.

Гадәттәгечә, кышкы сезонның соңгы бәйгесе чаңгы ярышлары булды. "Чияле Алан" ял базасында узган ярышларда нурлатлылардан тыш, тагы биш район спортчылары килгән иде. Хәер, Аксубай, Чирмешән, Әлки, Самараның Чаллы Башы районнары бу сезонда Нурлатта үткәрелгән чаңгы узышларының берсен дә калдырмадылар. Алардан тыш, кышның соңгы бәйгесенә Самара өлкәсенең Усаклы паселогыннан да күпләп чаңгычылар килгән иде. Яңа кунаклар исә "Чияле Алан"да үткән узышлардан аерата канәгать калдылар: шундый кызыклы ярышлар уздыруыгыз бик яхшы, бездә мондый спорт чаралары әлләни үткәрелми бит, дип оештыручыларга соңыннан рәхмәтләрен дә җиткерделәр алар.
Ярышларга старт бирер алдыннан барлык катнашучыларга да район башкарма комитеты җитәкчесе Әсхәт Габдуллин мөрәҗәгать итте.
- Бу сезондагы һәр ярышларда күршеләрдән кунакларның да күпләп килүе бик матур күренеш, димәк, бездәге ярышлар кызыклы уза дигән сүз бу, - диде Әсхәт Касыймович. - Әлбәттә, кышкы сезон ябылу белән спортчыларыбыз ялга чыкмаячак хәзер җиңел ателтика чоры җитә, футбол ярышлары башланыр, һәм җәңге сезон дә сезгә зур уңышлар китерсен иде.
Аннан, райбашкарма комитеты җитәкчесе быелгы сезонда чаңгы спорты өлкәсендә уңышка ирешкәннәрне, шулай ук районда сәламәт яшәү рәвешене пропагандалауга үз өлешләрен керткәннәрне билгеләп үтте. Мисал өчен, балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкертләре Георгий Крайнов, Анна Ефимова, Владлена Сандимирова, Виталий Кашкаров, Алексей Михеев, Екатерина Сергеева, Ангелина Убамзарова, Денис Панков, Дарья Белова үзләре катнашкан бер генә ярышлардан да призсыз кайтмадылар. ДЮСШ тренеры, үзе дә һәр елны төрле ярышларда уңышлы чыгыш ясаучы Иван Белов исә нәни чаңгычыларның үсеп килүенә дә сөенә.
- Мәсәлән, Кристина Белова белән Максим Сандимиров, башлангыч сыйныфта гына укысалар да, быел мәртәбәле ярышларда нык чыныгу алдылар, матур нәтиҗәләргә ирештеләр, - ди тәҗрибәле остаз.
Бераз өлкәнрәк чаңгычылардан исә Александр Элекин, Эдуард Жирнов, Радик Ибраһимов кебек спорт осталарының матур уңышларына әледән-әле сөенеп тордык. Мәсәлән, Эдуард Жирнов бу сезонда үзе катнашкан һәр бәйгедән җиңүче исеме белән кайтты.
- Сезон уңышлы булды, - ди спортчы. - Күрше-тирә районнардагы ярышларда шактый җиңүләр яуладым, Нурлатта узганнарында да беренче булдым. Иң зур җиңүләремнең берсе "Татнефть" җәмгыяте Спартакиадасында булды. Кышкы сезон төгәлләнде, дип тынычланырга юк: тиздән җиңел атлетика ярышлары башлана. Бүгенге көндә Җиңү бәйрәме көнендә уздырылачак Каравыл Тавы - Нурлат марафонына әзерләнәм.
Гомумән, сезонны ябу ярышларында спортчылар һәр елны әнә шулай уңышларын барлыйлар, җәйге сезонга планнар коралар. Ә ветеран-спортчыларыбыз үзләренчә сөенә: районда яшь чаңгычылар үсә тора, шөкер, хәзер спорт белән шөгыльләнер мөмкинлекләр җитәрлек, күпсанлы ярышларның да теләсә кайсында катнашырга була, диләр алар. Хәер, Иван Белов, Валерий Трофимов, Петр Казаков, Евгений Янилкин, Анатолий Елаков кебек ветераннарыбыз үзләре дә быелгы бер генә узышларны да калдырмаска тырыштылар.
Нурлат чаңгы сезонын әнә шулай күтәренке рухта озатты, юу көнне стартка 400дән артык чаңгычы басты. Ярышларны төп оештыручылар - район башкарма комитетының яшьләр эшләре һәм спорт бүлеге исә сезонны озату бәйгесен бәйрәм төсмерендә уздырыргы тырышты: "Чияле Аалан"да көне буе музыка яңгырады, теләүчеләр өчен кайнар ризык, чәй дә әзерләнгән иде. Соңыннан җиңүчеләр һәм призерларны грамота-медальләр белән бүләкләделәр.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X