Бүгенге көнгә район буенча бер гектарга туры килүче тәэсир итүчән матдәгә күчереп исәпләгәндә 36 кг. минераль ашлама әзерләнгән, бу - республикада икенче күрсәткеч.
Чагыштыру өчен: республика буенча бер гектарга әзерләнгән минераль ашлама уртача 14 кг. тәшкил итә.
- "Сөләйманов Ә.И" хуҗалыгында - 3054 тонна, "Южная" агрофирмасында 2600 тонна минераль ашлама кайтардылар. Район буенча уртача күрсәткечнең артуы нәкъ менә әлеге хуҗалыклар хисабына мөмкин булды, - ди районның баш агрономы
Нургали Мусин.
Моннан тыш, "Тулпар-Агро"да 40 тонна ашлама кайтарылган, шул көннәрдә "Ахунова", "ВЗП-Билярск" хуҗалыкларында ашлама кайтарылырга тиеш. Берүк вакытта ТР Дәүләт орлык инспекциясенең Нурлат филиалында орлыкларга чәчү алды тикшерүе дәвам итә. Кичәге көнгә район хуҗалыкларыннан орлык үрнәкләренең 67 проценты тикшерүгә китерелгән. Районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсендә исә хуҗалык агрономнарыннан язгы чәчүгә эш планнары кабул итү бара. Алар нигезендә районның эш планы булдырылачак.
Нет комментариев