Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Өченче урынны Нурлат кызы яулады

    21-23 ноябрьдә Казанның "Костер" сәламәтләндерү лагеренда "SaMoSтоятельные дети" проектының уңышлы волонтеры" республика конкурсының икенче этапы үтте.

    Анда безнең районнан наркотикларга каршы проектта активлык күрсәткән өч укучы да катнашты һәм 8 мәктәпнең "Экстрим" төркеме (җитәкчеләре - Роза Сафина) әгъзасы Елизавета Кириллова 125 волонтер арасында өченче урынга чыкты. Лиза әлеге төркемгә беренчеләрдән булып ул оешкан көннән кушылган, хәзер биредә 3 ел шөгыльләнә икән инде. 8 сыйныф укучысының активлыгы шулай республика эксперт комиссиясеннән дә читтә калмаган.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Теги: Нурлат
    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: