Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чираттагы уңыш белән

Зифа Сәгъдиеваның сәләтле шәкертләре Азнакайда нәфис гимнастика буенча үткән “Кар бөртекләре” турнирыннан яңа җиңүләр яулап кайттылар.

Ярышларда, нигездә, республиканың Кама аръягы зонасына кергән Әлмәт, Яр Чаллы, Нурлат һәм Азнакай районнарыннан спортчылар катнашкан. Һәрвакыттагыча, безнең спортчылар яхшы нәтиҗә күрсәткән. Үз яшь

категорияләрендә Алия Зактрова һәм Эмилия Сәгъдиева уңышлы чыгыш ясаганнар. Кызлар турнирның алтын медальләренә лаеклы рәвештә ия булганнар. Нурлатның иң яшь канашучысы Аня Челышова исә өченче урын яулаган. Аларның барысына да зур йомшак уенчык аюлар бүләк иткәннәр. Аерым бүләкләр дә булган. Мисал өчен, Эмилияне “Мисс нәзакәтлелек” номинациясендә билгеләп үткәннәр һәм диадема тапшырганнар.

– Шәкертләремнең нәтиҗәләреннән канәгатьмен. Ярышлар елын җиңүләр белән тәмамлау бик сөенечле, – дип уртаклашты гимнасткалар тренеры Зифа Сәгъдиева, һәм киләсе елның да уңышлы булачагына өметен белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев