Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

Рус Тат
ХӘБӘРЛӘР

Чираттагы җиңү

Җомга көнне Биектау районының "Элита" дәүләт нәсел предприятиесе ААҖ базасында үткән мөгезле эре терлек көтүен яңарту буенча технологларның 36нчы республика конкурсы үтте. Анда "Южная " хуҗалыгыннан Рушат Билданов өченче урынга лаек булды.

Рушат Европа технологиясе буенча конкурста катнашкан.
- Мондый технологиянең Харьков технологиясе буенча эшләүдән аермасы шунда - ул заманчарак һәм нәтиҗәлерәк санала, аның буенча эшләү 98% нәтиҗә бирә. Рушатның исә үз һөнәрендә тәҗрибәсе дә, белем дә җитәрлек. Узган ел аның күрсәткече 100 баш сыерга 100 бозау тәшкил итте бит, - ди Нурлат районының селекция-нәсел службасы начальнигы Тәлгать Мөхәммәтшин.
Дүрт этаптан торган конкурс исә технологларның эшләренә төрле яктан бәяләргә мөмкинлек биргән. Бу - теория һәм практика, учет һәм отчетлылык. Технологларның белемнәре исә 100 баллы система буенча бәяләнгән, Рушат 98 балл җыя алган. Уңышы өчен аңа ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрыгы Дипломы һәм кыйммәтле бүләкләр тапшырганнар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Биектау районы "Элита" нђсел предприятиесе "Южная" хуќалыгы