Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чиста токымлылар да, җирле аргамаклар да ярышты

Атлар чабышында быел 5 йөгереш һәм 3 заезд уздырылды. Һәм традиция буенча, җирле токымлы чабышкылар арасында да аерым ярышлар үткәрелде.

Иң элек аргамаклар Нурлат шәһәре призына узышты, һәм биредә "ТНП-Зүзәйнефть" ААҖнең "Ягуар" спорт клубы туры айгыры Голден Каскад баш килде. 3 яшьлек юртаклар арасында 1600 метрлы дистанцияне беренче булып "Сөләйманов" хуҗалыгының Фәрхәт кушаматлы айгыры үтте. Чиста токымлы аргамаклар арасында район башлыгы Равил Кузюров призын Ф.Сибагатуллин исемендәге Нурлат ат заводының Цунами туры биясе отты. 4 яшьлек юртаклардан 1600 метрлы дистанциядә "Сөләйманов" хуҗалыгының Гагач туры айгыры җиңүче булды. Ярымтокымлы аргамаклар Авыл хуҗалыгы хезмәтчәннәре призына йөгерделәр, һәм биредә "ИРС" хуҗалыгының Малюткасы баш килде. 4 яшьлек юртаклар арасында уйнатылган Социалистик Хезмәт Герое Валентин Ефимов призын Сафина М.Р. хуҗалыгының Пасс Ганновер туры айгыры отты.
Җирле токымлы атлар арасында ике чабыш үткәрелде. 2400 метрлы дистанциядә булган узышны "Сөләйманов" хуҗалыгының Лорена туры биясе отса, икенче шундый ук дистанциядә "Южная" агрофирмасының Красоткасы баш килде. Барлык җиңүче һәм призер булган жокей һәм җайдакларны ярышларныц баш хөкемдары, районның авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе начальнигы Ислам Сафиуллин тәбрикләде һәм бүләкләр тапшырды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев