Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чисталык, сәламәтлек һәм рухи кыйммәтләр турында

Район башлыгы Равил Кузюров үткәргән гомумшәһәр планеркасы бүгенге көндә торган иң көнүзәк мәсьәләләр -шәһәрдә санитар-экологик икеайлыкны үткәрү һәм бөек Җиңүнең 70 еллыгына әзерлекнең барышы темаларына багышланды.

1апрельдән 1 июньгә кадәр барачак чисталык икеайлыгының планын катнашучыларга шәһәр башкарма комитеты җитәкчесе Нәгыйм Сафиуллин җиткерде. Анда шәһәрне яшелләндерү, юлларны һәм юл билгеләрен төзекләндерү, ишегалларын, уен мәйданчыкларын тәртипкә китерү һ.б. санитар чаралар буенча конкрет эшләр билгеләнгән иде. Шәһәр территориясенә тәртип урнаштыру өчен аерым участоклар оешма-предприятиеләргә беркетелгән.Чыгыш барышында күрсәтелгән слайдлар бүгенге көндә проблемалы участокларны конкрет атарга булышты. Район башлыгы икеайлыкта һәр службага зур эш йөкләнүен искәртеп, активлыкны арттырырга чакырды. Шундый ук таләпләр авыл җирлекләренә карата да куелды, анда бигрәк тә каты көнкүреш калдыклары полигоннары тирәсен тәртипләүгә игътибар итү зарурлыгы әйтелде.
Җиңүнең 70 еллыгын каршы алуга әзерлекнең барышы турында район башкарма комитеты җитәкчесенең социаль-мәдәни үсеш буенча урынбасары Әлфия Галәветдинова җиткерде. Башкарылган эшләр күп, хәзер төп игътибарны шәһәрне бизәүгә, һәйкәлләрне тәртипкә китерүне төгәлләүгә бирергә туры киләчәк. Равил Кузюров сугышка кагылышы булган һәркемгә максимум игътибар күрсәтергә, юбилейга әзерлек һәм аны үткәрүдә бердәм катнашырга кирәклеген тагы бер кат ассызыклады.
Иртәнге сөйләшүдә районның баш табибы Марат Йосыповның йөрәк-кан тамырлары авыруларын профилактикалауга багышланган чыгышы да зур кызыксыну уятты. Соңыннан бертөркем район активына Универсиада-20013не үткәрүгә әзерлек эшләрендә актив катнашулары өчен грамоталар һәм истәлек билгеләре тапшырылды.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X