Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чисталык һәм тәртип сагында

Календарь кыш 90 көн генә саналса да, коммуналчылар өчен ул күпкә озынрак.

Чөнки “ТКХ ИК” МУПы өчен кышкы чор 15 октябрьдә башланып, ярты елдан соң – 14 апрельдә генә тәмамлана, ә бу 182 көн, дигән сүз.

– Бу Нурлат карый торган климатик зона белән бәйле, һәм Шәһәрне төзекләндерү кагыйдәләре нигезендә билгеләнгән, – дип аңлатма бирде

идарәче компания директоры Ришат Яруллин. – Идарәче компания кышкы чорда шәһәрдәге юлларны карап тору буенча эшләрне шәһәр башкарма комитеты белән төзелгән муниципаль контракт нигезендә башкара.

Әлеге службаның никадәр мөһим эш башкаруы турында без бураннардан соң кардан чистартылган юллардан барганда гына уйланабыз булыр. Төне буе кар явуга да карамастан, иртәнгә машина юллары инде чистартылган була, ә көн яктырырга да элгерми, ерактан уткайтаргыч махсус киемнәреннән генә танып була торган коммуналчылар көрәкләр тотып эшкә керешә. Һәм бу елның теләсә кайсы вакытында, төрле һава торышында күзәтелә.

– Шәһәрдә автомобиль юлларының озынлыгы – 140, ә тротуарларныкы 18 километр. Без 15 микрорайон, үзәк мәйдан, парклар, скверлар, тукталыш павильоннарын карап торабыз, – дип статистикага тукталды директор. Хәер, Ришат Гыйлемхановичка саннар белән тыгыз эшләргә туры килә. – Кышкы чорда явым-төшемнәрнең уртача еллык суммасы 170-190 миллиметр тәшкил итә, бу аның көпшәклегенә, тыгызлыгына бәйле. Бу сезон дәвамында 90нан алып 150 сантиметрга кадәр кар катламын тәшкил итә.

Кыш – елның фаразлап булмый торган вакыты. Заманча метеоҗайланмалар һава торышын алдан билгеләргә мөмкинлек бирсә дә, ничек кенә булмасын, кеше факторыннан башка һава торышының көйсезлекләренә каршы торып булмый. Әмма коммуналь хуҗалык системасында һәркем дә эшләргә әзер түгел, һәм, аңлашыла, биредә эшчеләр җитешми. Бүгенге көндә юллар һәм тротуарларны чистартуга 23 кеше җәлеп ителгән. Аларның 11е карны кул белән чистарта, 12се – механизатор, ә бу предприятиедә шулкадәр кар чистарту техникасы бар, дигән сүз, һәм алар көннең теләсә кайсы вакытында кар белән көрәшергә чыгарга әзер.

– Узган ел районыбыз башлыгы һәм республика Президенты ярдәме белән идарәче компаниябезгә 3 яңа, заманча техника – үзбушаткыч “КамАЗ”, йөк төягеч “Амкадор” һәм тагылмалы җиһаз белән МТЗ-82 сатып алынды, – дип билгеләп үтте Ришат Гыйлемханович. – Әмма шулай да махсус техниканың җитмәве күзәтелә. Шәһәр үсә, яңа микрорайоннар, юллар, тротуарлар барлыкка килә.

Әйе, бу тармакта техникасыз ярамый. Әмма, моннан тыш та, проблемалар бар әле, шуларның берсе – юл буйларында калдырылган машиналар.

– Әле 2017 елда ук шәһәр Советы карар чыгарган иде. Анда шәхси транспорт милекчеләренә транспорт чараларын кар яуганда һәм карны чистарту, чыгару буенча эшләр оештырылганда юллар буена куярга ярамаганлыгы турында язылган. Шуңа күрә бу җәһәттән без ЮХИДИ хезмәткәрләренең ярдәменә дә таянабыз. Без болай да эшләрнең төп өлешен, транспорт хәрәкәтенә комачауламас өчен, төнге вакытта башкарырга тырышабыз.

Кыш уртасына да кердек. Әлеге чор дәвамында шәһәрнең коммуналчылар хезмәте тарафыннан шәһәр урамнарыннан 58 мең кубометрдан артык кар чыгарылган, бозлавыкка каршы көрәшү өчен юллар даими рәвештә ком-тоз катнашмасы белән эшкәртелә, аны 390 тоннадан артык әзерләгәннәр. Ә алда – февраль бураннары... Димәк, эшләре кимемәячәк әле.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев