Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чулпан-Елаур көрәшчеләре Татарстанны таныта

Шул көннәрдә Елаур һәм Чулпан көрәшчеләре Шентала районында узган чуваш көрәше бәйгесендә катнашып кайттылар.

Шентала районында бертуган-генераллар Николай һәм Виталий Сидоровлар призларына уздырылучы традицион турнир өлкә статусын йөртә, һәм анда елның елында көчле көрәшчеләр бил алыша. Мисал өчен, быел хуҗалар Самара өлкәсеннән тыш, Башкортостан, Ульян, Чиләбе, Мәскәү якларыннан да спортчылар да килгән. Шунысы сөенечле, Татарстан җыелмасы оставында ДЮСШның Чулпан һәм Елаур филиалларында тренер Расих Сәмигуллин кул астында шөгыльләнүче яшь көрәшчеләр дә бар иде. Һәм алар Татарстан командасының гомуми зачетта икенче урын алуына үзләреннән зур өлеш керттеләр. Мисал өчен, Реваль Камалов һәм Тимур Хөснетдинов чемпион титуллары яулап кайттылар. Моннан тыш, Ефим Ерофеев белән Влад Еремеевның өченче урыннар алулары да Татарстан командасы янчыгына саллы гына очколар китерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат