Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чулпан көрәшчесе дөнья беренчелегеннән көмеш медаль яулап кайтты

Балалар-үсмерләр спорт мәктәбе шәкерте, Чулпан авылы егете Илнур Сәетов билбау көрәше буенча дөнья беренчелегеннән көмеш медаль яулап кайтты.

15-17 яшьлек үсмерләр арасындагы дөньякүләм беренчелек күптән түгел Теләчедә узды, анда ун илдән билбау көрәше осталары җыелган иде. Илнур Сәетов турнирда Татарстан җыелма командасы составында чыгыш ясады. Чулпан егете ярымфиналда матур көрәш күрсәтеп, Азәрбәйҗаннан килгән көндәшен отты. Үзбәк көрәшчесенә каршы булган финалда бераз гына уңыш җитеп бетмәде. Хәер, дөнья беренчелегендә көмеш медаль яулау да егет өчен генә түгел, ә тулаем Нурлат көрәше өчен дә зур уңыш дияргә мөмкин. Илнур кече яшьтән үк тренер Расих Сәмигуллин кул астында шөгыльләнә һәм үзенең дөньякүләм мәйдандагы уңышында остазының өлеше бик зур дип саный. Турнирны ябу тантанасында исә җиңүчеләрне һәм призерларны Халыкара билбау көрәше федерациясе президенты Руслан Мәхмүтов бүләкләде.
Ә халыкара категориягә ия хөкемдар Расих Сәмигуллин дөнья беренчелегендә судья буларак катнашты.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Спорт