Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Чулпанда яраланган бөркет белән йорт куяны бергә яши

    Чулпанлы Әмир Әндәрҗанов "Сөләйманов Ә.И" КФХсында электрик булып эшли. Ә бөркетне ул хуҗалыкның сөт комплексында очрата - кошның бер канаты яраланган, бик авырлык белән генә оча, шуңа да азык эзләп кешеләр тирәсенә елышкан күрәсең.

    - Бөркетне тотарга теләп, куып карадым. Әмма тоттырмады, - ди Әмир ага. - Әмма шул көенчә дә калдырырга кызгандым, чөнки кышкы суыкларда, бураннарда юкка чыгачак, төрле урман җанварларының корбаны булуы да бар. Тота алмагач, коштан берничә метр ераклыкка утырдым да, сөйләргә тотындым. "Курыкма, булышам гына, язга тагын китерермен", - дим. Ни гаҗәп, шуннан соң янына килсәм, качмады, канатларын җәеп үзе кочакка кергән кебек булды.
    Хәзер бөркет Әмир аганың хуҗалыгында, аның кайгыртуы астында яши. Күбрәк ит, балык ярата икән. Хуҗасына ияләшеп тә килә инде. Һәм Әндәрҗановларны гаҗәпләндерүен дәвам итә.
    - Бөркет ау кошы булгач, аудан бөтенләй бизмәсен инде дип, ул торган бинага үземнең хуҗалыктагы йорт куянын кертеп җибәргән идем. Бөркетем куянга тимәде, икәүләшеп яшиләр хәзер, - ди.
    Бу көннәрдә Әмир Әндәрҗанов авылдашы Әнвәр Насыйбуллин белән яраланган бөркетен ветеринария лечебницасына белгечләргә дә алып килгәннәр иде. Кызганычка каршы, канат сынганнан соң шактый вакыт үткән һәм ул дөрес ялганмыйча үскән икән. Канатын сындырып, гипс салырга тәкъдим итсәләр дә, әлегә ризалаша алмый Әнвәр ага. Ә бөркетне язын, җирләр кардан арына башлагач, янә тоткан урынына җибәрергә җыена. Табигатьтә ул үз-үзен яклый алыр, ә кешеләр тирәсендә һәрчак ризыклы булыр, дип өметләнә ул.

    Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз


    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: