Бу җәйдә гаилә 2000 баш каз үстергән.
Бу көннәрдә Хаҗиевларның шәхси хуҗалыгында атнага икешәр тапкыр каз өмәләре үтә. Бүген дә 10лап кеше җыелып, 70тән артыграк каз эшкәртергә өлгерде. Төшкә кадәр хатын-кызлар казның йонын йолку белән мәшгуль булса, төштән соң эч-башын эшкәрттеләр.
Хуҗалар Рөстәм һәм Рәзинә Хаҗиевлар каз үстерү белән дистә еллап шөгыльләнә инде. Башта 100, 200әр баштан башлаган булганнар, казлар санын арттыра барып, узган елда 1500 каз үстергәннәр. Быел исә күрсәткеч "рекордлы" - баш саны 2000гә кадәр җиткән.
- Казларны августта ук суя башлаган идек инде. Суйган берсен урнаштыра барабыз. Тагын 500ләп кенә калып бара инде, - ди хуҗа.
Нурлат җирендә үлән ашап үскән каз итенә исә сорау зур: алар нигездә Яр Чаллы, Казан шәһәрләренә "оча". Хаҗиевларның районда да үз клиентлары шактый. Үз җиребездә үскән казларны сорап килүчеләр шактый, ди.
Нет комментариев