Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Чуваш Тимерлегендә зират тирәсен төзекләндерделәр

Күптән түгел Чуваш Тимерлеге зиратында төзекләндерү эшләре тәмамланды.

Тимерлеклеләр эшләрне әле яздан ук башлаганнар иде. Иң элек зираттагы часовняны яңарттылар, аны профнастил белән тышлап, түбәсен яптылар. Часовняны ремонтлау иганәчеләр, авыл халкы ярдәме белән башкарылган. Бер үк вакытта зират тирәсендә дә эшләр алып барылган: заманча һәм чыдам материаллар белән коймасы һәм капкасы ясалды. Берничә ай буена дәвам иткән эшләрдә шулай ук авыл халкы актив булган, мәшгульлек үзәге буенча эшкә җәлеп ителгән җәмәгать эшләрендә катнашучылар да уртак эшкә зур өлеш керткән. Зират коймасын ясау нигездә авыл җирлеге башкарма комитетыннан финансланган. Зират янәшәсендә үк мәйданчык ясалып, чүп-чар өчен контейнерлар да урнаштырылган. Хәзер керү юлы янәшәсендә урнашкан авыл зираты төзеклеге белән ерактан ук игътибарны җәлеп итә.
Авыл җирлегендә исә ел саен җирлеккә караган барлык авылларда да эшләр алып барырга өлгерәләр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат