Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“DFm-Нурлат” бүләкләр өләшә

Бүген, 8 май көнне"DFm-Нурлат" радиосы үз тыңлаучылары арасында үткәрелгән конкурска йомгак ясады.

"DFm-Нурлат" Радио көне уңаеннан тыңлаучылары арасында шигъри бәйге игълан иткән иде. "Аның шартлары буенча тыңлаучыларыбыз DFm, радио, торт, май, праздник сүзләре кергән шигырь язып безгә юлларга тиеш иделәр, конкурска старт 25 апрельдә бирелде, бүге исә без җиңүчебезне бүләкләдек", - ди "DFm-Нурлат" радиосы баш мөхәррире Алсу Усманова. Шигъри конкурсның җиңүчесе итеп Нурлаттан Екатерина Яллина танылды. Аңа "DFm-Нурлат"тан һәм бәйгенең иганәчесеннән радиоприемник төсмерендәге торт тапшырылды. Екатерина татлы бүләкне алырга 1 яшь тә 3 айлык улы Марк белән килгән. Яллиннарның "DFm-Нурлат"та уздырылучы конкурсларда беренче катнашулары гына түгел икән инде. "2012 елда бер бәйгедә катнашып, шулай ук бүләккә ия булган идек, аннан соң да катнашкаладык. Җиңү яулаган шигыребез бер сәгать иҗат ителде", - ди җиңүче. Компетентлы жюри әйтүенчә, Ялиннарның шигыре барлык 17 катнашучыныкы арасында иң күләмлесе дә, эчтәлеклесе дә булган икән. Конкурста нурлатлылардан тыш, күрше төбәкләрдән дүртьюллыклар җибәрүчеләр дә булган.
Моннан тыш, "DFm-Нурлат" Радио көне дәвамында викторина да уздырды, анда җиңүчеләр машинаны комплекслы юуга сертификатларга ия булдылар.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев