Диңгез призы – Беркутта
Казан ипподромындагы 20нче чабыш көнендә Нурлаттан ике ат призлы урын белән кайтты.
Нурлатлы Григорий Шугаевның шәхси юртагы - мастер-җайдак Владимир Рачин тезгенләгән Беркут туры биясе "Приз морского прибоя" заездында 1600 метрлы дистанциядә баш килде. Ә "Зүзәйнефть"нең "Ягуар" спорт клубыннан Акса туры биясе 3 яшьлек чиста токымлы гарәп аргамаклары арасында 2000 метрга уздырылган "Кол Шәриф" призы узышында III урынны алды (җайдагы - мастер-жокей Николай Коломейцев).
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев