Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Дин нигезләрен – кече яшьтән

Яңа ел каникуллары тәмамлануга ук мәчет алды курсларында балалар өчен дини тәрбия дәресләре башланып китте.

 Район мөхтәсибәтеннән алынган мәгълүматларга караганда, бүгенге көндә 24 курс эшләп килә, аларда 160 лап бала дин нигезләре өйрәнә.

    Абдулла хәзрәт Мортазин, мисал өчен, Фома, Биккол, Киекле, Бикүле, Яңа Иглай, Кәкре Атау – барлыгы 12 авылда өлкәннәр белән беррәттән балаларга да дини тәгълимат бирә. Аның башлангычында 50дән артык бала атнага бер тапкыр Коръән сүрәләре, догалар, намаз укырга өйрәнә, гарәп теле буенча башлангыч күнекмәләр ала, Мөхәммәд пәйгамбәр һәм аның сәхабәләренең тормышы белән таныша. Зирекле авылында исә дин дәресләрен каникуллар вакытында оештыралар.

Реклама

    – Укуларга авыл балаларыннан тыш, әби-бабаларына кунакка кайткан үсмерләр дә кызыксынып йөри. Быел, әйтик, 2-10нчы гыйнвар көннәрендә барлыгы 45ләп бала белем үзләштерде, – ди авылның имам-хатыйбы Минсалих хәзрәт Нуруллин. – Берничә ел инде аларга Яр Чаллыда белем алып кайткан авылдашыбыз Рәмис Айбушев дин нигезләрен өйрәтә. Моның өчен мәчеттә бөтен бөтен уңайлыклар да бар – дини китапларыбыз күп, Нурлат җылылык челтәрләре җитәкчесе Рамил Шарапов такта бүләк итте. Ул дәресләрне интерактив ысул кулланып үткәрергә мөмкинлек бирә. 3 сәгатьлек дәресләр вакытында урамда актив уеннар да оештырабыз.  Балаларга бик ошый. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев