Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Диния Нәзарәте Татарстанда Туган тел елын игълан итте

Җөмәдәл-әүвәл аеның 27-нче көнендә (22-нче гыйнварда), ТР мөселманнары Диния нәзарәте Пленумының күчмә утырышы уздырылды.

 Пленум барышында имам-мөхтәсибләр һәм казыйлар бертавыштан 2020 елны Туган тел елы дип игълан итәргә карар чыгарды. Шулай итеп, мөфтият үзенең быелгы бөтен эшчәнлеген мәчетләрдә татар телле мохит булдыру, татар телен өйрәтү, татар рухи мирасын популярлаштыру, халыкта милли үзаңны тәрбияләү, милли үзенчәлекләрне саклап калу кебек максатларны исәпкә алып башкарачак. Хәер, Диния Нәзарәте күпсанлы татар телле проектлар һәм башлангычларны тормышка ашыру тәҗрибәсенә ия, алар исәбендә: Әлмәттә “Нур” татар мәктәбе, Балтачта эшләп килүче малайлар өчен “Ярдәм” мөселман пансионаты, Алабугада “Ихсан” мәктәбе, мәчет каршындагы татар теле курслары, ММЧ, китаплар һ.б. Моннан тыш, Диния Нәзарәте һәм мәчетләрнең эшчәнлеге, эшлекле мөнәсәбәтләре, халык белән эшләү юнәлеше дә татар телендә алып барыла.

Пленумның көн тәртибендәге төп мәсьәлә булып ТР мөселманнары Диния нәзарәте һәм аның оешмаларының 2019 елда башкарган эшчәнлегенә нәтиҗә ясау, шулай ук 2020 елга максатлар билгеләү иде. Бу темага баш доклад белән Татарстан мөфтиенең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллин чыгыш ясады. Ул иң элек мөфтиятнең үткән җиде елда ирешелгән уңышларына нәтиҗәләр чыгарды һәм яңа унъеллыкны ачып җибәрүче 2020 елга куелган максат-бурычларны барларга чакырды.

Беренче чиратта, Рөстәм хәзрәт Татарстан мөфтияте һәм нәзарәт кул астында хезмәт куючы дин әһелләре тарафыннан соңгы елларда илдә һәм республикада Ислам үсешенең нигезен тәшкил иткән күп кенә фундаменталь проектларны гамәлгә ашыруга тукталып үтте: Коръәнне бастыруның татарча традицияләрен торгызу, Коръән мәгънәләрен аңлату, Россиянең дини әдәбият базарын баету максатыннан “Хозур” нәшрияты тарафыннан татар дини мирасы турында китаплар бастыру, яшьләр арасында дәгъвәт эшчәнлеге алып бару, мәчетләрдә татар телен өйрәтүне уңышлы рәвештә оештырып җибәрү. Соңгысы хакында аерым тукталып, ун мәчеттә башланып киткән татар теле курсларының, елдан-ел камилләшеп, хәзерге вакытта егерме мәчеткә кадәр җиткерелүен әйтеп китәргә мөмкин.

- Диния Нәзарәтенең иң зур казанышы итеп Коръәнне бастыруның татарча традицияләрен торгызуда күрәм, - дип белдерде хәзрәт. - Хәтерләсәгез, бу максаттан 2013 елда мөфти Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән мөфтияттә Коръәнне өйрәнү бүлеге булдырылды. 2016 елда әлеге бүлек белгечләре тарафыннан Коръәннең классик булып танылган «Кәлам Шәриф» басмасы нәшер ителде. 2017 елда басма Россиядә беренче мәртәбә халыкара стандартларга яраклык турындагы Шәһадәтнамәгә ия булды. Нәтиҗәдә, без бастырган Коръән китабы мөселман дөньясында зур кызыксыну уята. Заманында бөтен дөньяга таралган мәшһүр “Казан басма”сы кебек! 2018 елда Изге Коръәннең Дубай халыкара премиясе үзәге Кәлам Шәрифне әзерләп бастыру өчен “Казан басмасы”ның 1803, 1914 һәм 2016 елларда чыккан китапларын куллана башлый. Халыкара дәрәҗәдә танылу СНГ илләренең дини оешмаларының да игътибарын җәлеп итте: нәзарәт басмасының электрон файллары Аллаһ ризалыгы өчен Үзбәкстан мөфтияте һәм Белоруссия мөселманнары Диния нәзарәтенә тапшырылды. Әнә шулай итеп, Казанда татарлар тарафыннан әзерләнгән Коръән басмасы Россияне һәм Россия мөселманнарын Ислам дөньясында иң алдынгы өммәтләрнең берсе буларак тәкъдим итте.

Рөстәм хәзрәт шулай ук былтыр нәшер ителгән "Калям Шариф. Переводы смыслов" һәм "Кәлам Шәриф. Мәгънәви тәрҗемә" басмаларына да тукталды: “Коръән – Исламның нигезе. Коръәне булмаган, аны белмәгән халык дини яктан надан була. Хәзер инде татарлар чын мәгънәсендә китаплы халык булды, хак Исламның алдагы үсеше өчен фундаменты бар, дигән сүз. Шуның белән бергә Диния Нәзарәте Коръәнне җәмгыятьтә дөрес аңлату өчен дә тулы бер база булдырды. Басмалар Татарстан Президенты, «Россия – Ислам дөньясы» стратегик күзаллау төркеме рәисе Рөстәм Нургалиевич Миңнехановның илкүләм премиясенә лаек булды. Килешәсездер: Коръән мәгънәләренең рус һәм татар теленә тәрҗемәсен бастыру – бөтен Россия мөселман өммәте тормышында һәм аерым алганда татар дөньясында әһәмиятле вакыйга булып тора. Бу ике фундаменталь хезмәт мөфтият тарихында Коръән мәгънәләренең үзе әзерләгән беренче тәрҗемәсе, ул Татарстанда игълан ителгән Тәфсир елы кысаларында дөнья күрде. Аларны халык көтеп алды, чөнки безгә хәзерге заман татар һәм рус телләрендә әзерләнгән, ышанычлы һәм мәгънә ягыннан ялгышлыклары булмаган тәфсир кирәк иде. Мөфтиятебез Казаннан торып Россиядә Исламның алдагы үсешенә дөрес бастырылган Коръән һәм аның чын мәгънәләрен аңлатып тулы бер нигез булдырды. Хактыр ки, татарлар – иң алдынгы мөселман халыкларының берсе! Татар мөселманнарын шушы олы дәрәҗәгә ирештергән өчен Камил хәзрәткә олы рәхмәт, билгеле!"

Аерым игътибарны Рөстәм хәзрәт “Хозур” нәшрияты эшчәнлегенә дә юнәлтте. Татарстан мөфтие башлангычы белән ачылган нәшрият йорты 7 ел эчендә 250 исемдәге хезмәтне бастырды, аларның гомуми тиражы 500 мең данәне тәшкил итте. Узган елны “Хозур” яңа рекордка иреште һәм 89 исемдә китап нәшер итте. Моннан тыш, мөфтият тарафыннан дәгъвәт эше массакүләм мәгълүмат чараларында да алып барыла. Бүгенге көндә Мөфтият тарафыннан федераль масштабтагы мөселман медиакиңлеге булдырылды – "Хозур ТВ" телеканалы, "Азан" интернет-радиосы, "Дин вә мәгыйшәт" газетасы, “Шура” альманахы гамәлгә куелды. "Умма" газетасы чыгып килә, "Ислам тудей" порталы эшли. “Хозур ТВ” мөселман телеканалы Татарстан, Башкортостан, Түбән Новгород, Оренбург, Мәскәү, Воронеж өлкәләрендә күрсәтә, “Шура” журналы да Россиянең берничә төбәгенә җибәрелә, “Ислам тудей” СНГ киңлегендә иң популяр ислам порталы булып санала.

- Ә Darul-kutub.com электрон китапханәсе өчен былтыр Казанда 1913 елга кадәр дөнья күргән 166 китап сканер аша узды, - дип белдерде Рөстәм хәзрәт. - Әлеге проект Диния нәзарәте тарафыннан шулай ук Камил хәзрәт Сәмигуллин башлангычы белән 2013 елда гамәлгә ашырыла башлады. Шул рәвешле, хәзерге вакытта Darul-Kutub.com электрон китапханәсе 1000-гә якын исемдәге иске китапны (бу 1200-гә якын том), шул исәптән татар дин галимнәренең революциягә кадәр дөнья күргән классик хезмәтләрен үз эченә сыйдыра. Борынгы китапларны электрон версиягә күчереп, Диния Нәзарәте бәяләп бетергесез эш башкара: киләчәк буыннарга үзебезнең мирасны җыеп тапшыра һәм теләгән һәркем өчен аның белән танышырга мөмкинлекләр тудыра. Бу фәнни институтлар дәрәҗәсендәге хезмәт!

Әмма дәгъват өлкәсендә Нәзарәтнең иң мөһим казанышы итеп Рөстәм хәзрәт имам-хатыйблар тарафыннан гыйбадәт кылулар һәм дини йолалар уздыру турында Нигезләмәне кабул итүне атады: “Нигезләмә имамнар һәм гомумән дин кардәшләребез арасындагы ислам гыйбадәтләренә кагылышлы барлык бәхәсләргә зур нокта куйды”. Исламның асыл кыйммәтләрен халык арасында аңлату һәм таратуның тагын бер уңышлы алымы – «Даруль ифта» мөселман call-үзәген булдыру:  

- Россиядә ул федераль номерлы шәригать мәсьәләләре буенча бушлай консультация бирүче беренче мөселман Сall-үзәге булып тора, - диде хәзрәт. - 8 ай эчендә нәзарәтнең шәригать белгечләре сall-үзәк аша Россиянең төрле почмакларыннан – Татарстан, Башкорстан республикаларыннан, Түбән Новгород, Оренбург өлкәләреннән, Мәскәүдән һ.б. төбәкләрдән килеп ирешкән 5000-гә якын мөрәҗәгатьне кабул итте. Ягъни белгечләр көненә якынча 30 мөрәҗәгатьне карый дигән сүз.

Мөфтиятнең яшьләр сәясәте дә тулы көчкә шулай ук соңгы 7 ел эчендә гамәлгә ашырыла башлады. Былтыр мөселман яшьләре өчен мөфтият тарафыннан 19 проект тормышка ашырылды. Болар – мөселман яшьләре форумнары, иҗади бәйгеләр, яшьләрнең хәйрия чаралары, спорт ярышлары һ.б. яңа буын мөселман кешеләрен бер хәрәкәткә берләштерә, аларга сәләтләрен үстерергә, үз юлларын табарга ярдәм итә.

Нәзарәтнең хәйрия эшчәнлеген дә Рөстәм хәзрәт югары бәяләде. 2016 елдан башлап Нәзарәтнең “Зәкят” хәйрия фонды үзенең эшчәнлеген көчәйтеп, мохтаҗларга ярдәм күрсәтү юнәлешләрен киңәйтә, хәйриячелекнең яңа алымнарын үзләштерә. Шушы еллар эчендә битараф булмаган кешеләр ярдәмендә 200-дән артык авыру баланың дәвалану курсларын түләү өчен акча җыела. Бер 2019 елда гына “Зәкят” хәйрия фонды тырышлыгы белән 53 авыру баланың дәвалану курсына акча җыелды.

- Әмма “Зәкят” фонды хәйрия чараларын тормышка ашыру өчен акчаны җәлеп итүнең башка юлларын да тапты, - диде мөфти урынбасары. - 2017 елдан башлап Фонд һәртөрле дәүләт һәм коммерцияле грантлар конкурсларында уңышлы катнашып килә. Моның уңай нәтиҗәсе дә күзгә күренерлек булды: Казанда бүгенге көндә инвалид балалар һәм аларның ата-аналары өчен “Хәят” социальләшү үзәге эшләп килә. Татарстанда мондый ярдәм үзәге әлегә бердәндер! Былтыр исә аның кысаларында авыру балаларны шәфкать туташы һәм социаль нянялар карамагына вакытлыча калдырып тору мөмкинлеге дә ачылды.

Мохтаҗлар арасында азык-төлекләтә ярдәмгә дә олы ихтыяҗ сизелүе әйтелде. Шуңа күрә 2019 елда гына да Рамазанда 900 мохтаҗ гаиләгә азык-төлек тапшырылды, Корбан  гаетендә 1150 гаиләгә 5,5 тонна ит бирелде, көзен 1110 тонна гошер сәдакасы таратылды.

Шунысы да әһәмиятле: узып киткән унъеллык Татарстанда 168 мәчет ачылуы белән тәмамланды. Былтыр гына 18 яңа мәчет сафка басты, өстәп тагын Чистайда “Камалия” үзәге, Норлатта Әхмәдзәки хәзрәт Сәфиуллин исемендәге мәгариф үзәге, Яшел Үзәндә мәдрәсә бинасы ачылды. Бүгенге көнгә тагын 54 мәчет төзелеп бара. Бу уңайдан Пленумда яңа мәчетләргә татар дин әһелләре исемнәре бирергә 2020 елның юбилей даталарга бай булуын исәптә тотарга тәкъдим ителде. 2020-нче елда:

– Габделхак хәзрәт Саматов тууына 90 ел тула

Габдельхәбир хәзрәт Яруллин тууына 115 яшь тула

Габдулхак хәзрәт Садыков тууына 125 яшь тула

Әбү Мансур әл-Матуридиның тууына 1150 ел тула

Мөхәммәдсадыйк Иманколыйның тууына 150-ел тула

– Печән базары мәчете 175-еллыгын билгели

– Әҗем мәчете салынуга 130 ел тула.

Пленум утырышында катнашучылар алдында 2019-нчы елда башкарган эшләре хакында шулай ук Татарстанның баш казые Җәлил хәзрәт Фазлыев, Татарстан мөфтиенең мәгариф буенча урынбасары, РИИ ректоры Рәфикъ хәзрәт Мөхәммәтшин, Нәзарәтнең Голәмәләр шурасы сәркатибе Рөстәм хәзрәт Нургалиев, мөфтинең мөхтәсибәтләр белән эшләү буенча киңәшчесе Равил хәзрәт Зөфәров, нәзарәтнең Аксакаллар шурасы рәисе Айрат Әюпов, “Хозур” нәшрият йорты, “Зәкят” хәйрия фонды, “Вакыф” фонды җитәкчеләре хисап тотты, эш юнәлешләре буенча нәтиҗәләр чыгарды.

http://dumrt.ru/news/news/news/news_23527.html

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев