Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Дуслык” бүләк өләшә

Бүген, 15 майда "Дуслык" район газетасы приз акциясендә катнашып җиңү яулаган әбунәчеләренә бүләкләр таратты.

Иң беренчеләрдән булып бүләк - вазаны Чуваш Мәнҗесе авылында яшәүче 88 яшьлек Ульяна Саватникованың кызы килеп алды.
- Әнием редакция коллективына сәлам юллады. Районканы чуваш телендә укый. Һәр район һәм республика яңалыкларыннан канәгать. Почтаны көтеп ала.
Ә менә Иске Авылда яшәүче Васыйл ага Әхмәтсәгыйров районканы күптән алдырса да, призны икенче тапкыр ота икән инде.
- Минем ул яктан бәхет бар, - ди Васыйл ага. - Моңа кадәр откан приз да савыт - саба иде. Бу юлы да ипи савыты оттым. Бик зур рәхмәт. Газетадан бик канәгать. Бик күп мәгълүмат.
2014 елның II яртыеелыгына язылу дәвам итә. Июль аеннан газета алдырырга теләсәгез, кичекмәстән редакциянең реклама бүлегенә, яки почтага мөрәҗәгать итегез.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X