Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Дуслык” Нева мәйданчыгында булып кайтты

Нурлат ДОСААФының "Легенда" хәрби-патриотик клубы эзтабарлары Бөек Ватан сугышының истәлекле урыннарына чираттагы экспедицияләрен оештырган вакытта район газетасын да алганнар.

- "Дуслык"ның соңгы номерларының берсен үзебез белән алу матур традициягә әйләнде. Газета безнең белән Волгоград өлкәсе Городищенск районы Кузьмичи авылында, "Россошки" мемориаль комплексында барган казылмаларда, ә хәзер Нева мәйданчыгында да булып кайтты, - дип сөйли яшь эзтабар, шәһәрнең 2нче мәктәбенең 9 сыйныф укучысы Андрей Малыгин.
Шушы көннәрдә "Легенда" әгъзалары Нева мәйданчыгында булып кайттылар, алар Казан шәһәренең Хәрби Дан клубының җыелма отряды составында Санкт-Петербургтан 40 км ераклыкта урнашкан Кировск шәһәренең Нева елгасы буенда барган казылмаларда катнашканнар. Андрей моңа кадәр өч тапкыр Волгоград өлкәсендәге эзләнүләрдә булган. Шунда ук ул дусты Руслан белән исемле медальонлы сугышчы җәсәде сөякләрен күтәргән. Нева мәйданчыгындагы хәтер вахтасы да уңышлы булган. 12 көн эчендә отряд 16 солдат медальоны тапкан, ә Ленинград саклаучыларының сөякләре өчләтә күбрәк табылган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев