Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Дуслык” сәяхәткә чыга

Хөрмәтле укучыларыбыз! Безгә сездән хатлар алу, сезнең белән телефоннан сөйләшү рәхәт. Аралашу даирәсен тагы да киңәйтү өчен сезгә редакциябезнең чираттагы "Дуслык" дөнья буйлап сәяхәт итә" фотопроектын тәкъдим итәбез.

Район газетасын бүгенге көндә 10 меңнән артык нурлатлы алдыра. Ә укучыларыбыз тагы да артыграк, географиясе дә киң. Үзебез өчен көтмәгәндә без аларны дөньяның төрле почмакларында очратабыз. Аларның кайберләре үзләренең кече ватаннары турындагы истәлек буларак район газетасын озак еллар шәхси архивларында саклый. Һәм газеталарны дуслары, танышлары, коллегалары да бер генә тапкыр карамагандыр. Еш кына ялга яки читтә яшәүче дусларыбыз янына ашыкканда озын юлны тагы да кыскарту өчен без үзебез белән газета алабыз. Һәм биредә, очраклы юлдашлар арасында, район газетасы үзенә яңа укучылар таба тора. Әйдәгез, танышыйк алайса! "Дуслык" белән төрле истәлекле урыннар фоннарында рәсемгә төшегез һәм шул турыда кыскача тарихын язып, безгә - редакциягә юллагыз.
Газетаны хат белән ерак шәһәрләрдәге һәм илләрдәге дусларыгызга һәм якыннарыгызга җибәрегез. Безнең проектта алар белән бергәләшеп катнашыгыз.
Конкурсыбызның беренче катнашучылары да бар инде. Болар - Самарадан Анатолий Кузнецов, Денис Галәветдинов һәм Саратовтан Илья Арсентьев. Алар хәзер Краснодарда эштә. Ә безнең газетаны тумышы белән Нурлаттан булган коллегаларыннан алганнар. Һәм һәркайсы газеталар арасыннан туган телендәгесен сайлап алган. Шулай итеп, барысының язмышын бергә бәйләгән шәһәрнең истәлекле урыннары янында фотога төшү идеясе туган да. Фото Мир һәм Красная урамнары киселешендә урнашкан этләр һәйкәле янында ясалган. Ул шәһәрнең символы сыманрак роль үти икән. Краснодарны кайчандыр Владимир Маяковскийның шигырь юлларыннан чыгып, "этләр башкаласы" дип йөртә башлаганнар бит. Ә бер-берсенә гашыйк булган этләргә һәйкәл хәтта йөзләрен кайгы баскан кешеләрнең дә кәефләрен күтәрергә сәләтле. Аның үзенчәлеге шунда - ул шәһәрнең теләкләрне үтәргә сәләтле бердәнбер һәйкәле булып санала. "Теләкләр чынга ашсын өчен этләрнең тәпиләрен уарга кирәк" - дип уртаклашалар краснодарлылар. Яңа танышларыбыз безнең газетабызга иҗади табышлар, күп укучылар, кызыклы очрашулар теләгәндер, дип уйлыйк!

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Дуслык газетасы

2
X