Дуслык йортында ишек ябылмый
Нурлатлылар кул эшләре күргәзмәсен карый, китап күргәзмәсе белән таныша, балалар кинофильм карарга ашыга, җирле артистлар концертка әзерләнә, ә "Ышаныч" үзәгенә йөрүчеләр дәвалау сеанслары алалар. Нурлат Халыклар дуслыгы йортында бүген ачык ишекләр көне әнә шундый җанлылык белән бара.
-Бирегә еш киләм,-ди шәһәрнең 3 мәктәбе укучысы Даша Исаева.-Бүген кино карарга авылдан кунакка килгән дустымны да алып килдем.
Ә "Ышаныч" медик-педагогик- психологик үзәк хезмәткәрләре Диана Нуриева һәм Александр Орехов нәниләрне дөрес суларга өйрәтәләр, аларга компьютер диагностикасы үткәрәләр.
-Бездән көне буе кеше өзелми, китапханәгә дә киләләр, спортзалга да,-ди Дуслык йорты директоры Роза Сафина.- Планыбызда бик матур чаралар бар, диаспоралар да активлар. Һәрхәлдә, үзәк халык өчен хезмәт күрсәтәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев