Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Дуслык” юллар башланган ноктада

"Дуслык"(" Дружба","Туслах") район газетасының дөнья буйлап сәяхәте дәвам итә. Бу юлы аны гаиләсе белән Мәскәүгә барганда "Нурлат" ТРКсы кореспонденты Фатима Сәхипгәрәева юлдаш итә. Шулай итеп, безнең "Дуслык" башкаланың истәлекле урыннарында була, сәяхәт истәлеге-фото һәм язманы сезгә тәкъдим итәбез.

-Нуленче километр-барлык юлларның башлангычы. Ул юл аралыгын исәпли торган башлангыч ноктаны символлаштыручы билге. Ул Мәскәүнең кыл үзәгендә, Воскресенский капкасы каршындагы Кызыл мәйданны Манеж мәйданы белән тоташтыручы зур булмаган кичүдә урнашкан һәм "Россия Федерациясе автоюлларының нуленче километры" дип атала. Ә нуленче километр бераз арырак-Ленин мавзолеен һәм ГУМны тоташтыручы сызыкка туры килә. Билге урнашкана урын гел туристлар белән тулы була һәм бераз гына мистик дип тә санала. Кунаклар беләләр: ниятеңне уйлап, сул җилкәң аша вак акча ташласаң, теләгең һичшиксез үтәләчәк, дип санала. Дөрес, тәнкәне җирдә озак яткырмыйлар, шуны сагалап кына торучылар аны тиз генә эләктереп тә китәләр.Үз чиратыбызны көтеп, "Дуслык" район газетасы белән фотога төшкән арада безнең яныбызга олы яшьтәге бер хатын-кыз килде. Татарстаннан икәнлегебезне белгәч, газетаның исемен тәрҗемә итүебезне сорады һәм аны күршедә яшәүче татар кешесе өчен бүләк итүебезне үтенде. Үтенеченә каршы килә алмадык, шулай итеп, Мәскәүнең истәлекле урыннарын ураган ике атна буена туган җир кисәге сыман җаныбызны җылытып торган "Дуслыг"ыбыз белән хушлашырга туры килде. Әмма үкенмәдек: "Дуслык" Россия башкаласында үзенең яңа дусларын тапты һәм биредә безнең дә өлешебез керде бит!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Дуслык газетасы