Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Дуслык”ны дөнья юлларында уңыш көтә

Күптән түгел безнең район газетасы Кара диңгез буенда булып, үзенең яңа укучыларын тапты.

Аларның берсе-Дмитрий Пчаков Чабаксар шәһәреннән.Үзенең иптәшләре белән ул быел Кара диңгез буендагы Джубга шәһәрендә еш була. Хәзер ул Краснодарда эш буенча командировкада һәм җае чыккан саен дуслары белән курорт зоналары буенча сәяхәт итәргә ярата. Шул сәфәрләрнең берсендә аның кулына "Дуслык"ның май саны килеп эләкте. Аны үз отпускысы вакытында газета кореспонденты алып килгән иде, ул егеткә конкурста катнашырга тәкъдим итте дә. Дмитрий Туапсе районына керү юлындагы "Өч аю" скульптур композициясе янында фотога төшәргә булды. Аның түбәсендә күзәтү мәйданчыгы бар, һәм аннан бик матур тау күренешләрен күзәтергә мөмкин. Бу-төп Кавказ сырты кичүе. Аның аркылы һәр елны 15 миллионлап кеше уза, диләр. Юлчылар еш кына әлеге скульптура янында фотога төшәргь яраталар икән. Никахлашучы Туапсе яшьләре күзәтү мәйданчыгының коймасына бәхет йозакларын эләләр. Җирле халык-адыгейлар, шапсуклар һәм башкалар кичүне изгегә саныйлар. Биредә тау, юл һәм кичүләр рухына табыналар. Элек-электән юлчылар кичүне үткәндә материя яки күн кисәкчеген корбанга китергәннәр. Берара тасмаларны агачларга бәйли торган булганнар, хәзер биредә махсус металл конструкцияләр тора.
-Тасманы бәйләдегезме, тыныч булыгыз: сезне дөнья юлларында уңышлар көтә! Иң мөһиме, ул чакта нинди дә булса яхшы уйлар уйларга һәм кичү рухларына рәхмәт әйтергә онытмагыз,-символик йоланы җирле халык шулай аңлата. Дмитрий Пчаков та бәхет теләп тасманы бәйләде, ә аңа "Дуслык" газетасы почмагын да төрде. "Дуслык"ны да дөнья юлларында уңыш көтсен!" диде ул саубуллашканда.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат