Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

«Дуслык» газетасы хезмәткәрләре заманында сәхнәдә театр уйнаган

Бу хакта хезмәт юлын район газетасында башлап җибәргән нурлатлыларның берсе Наҗия Гобәйдулла кызы Рәҗәпова сөйләде.

Наҗия апа редакциягә эшкә мәктәпне тәмамлау белән 1958нче елның 23 июнендә машинистка булып килә, ул чагында газета “Октябрь колхозчысы” дип атала әле.

– Ул елларда шимбә көнне дә 4кә кадәр эш көне санала иде. Мин эштән туры туган авылым Кизләүгә кайтырга юлга чыгам. Юлаучы транспортка утырып Киеклегә кадәр кайтам да, аннан Кизләүгә җәяүләп юл алам. Юл өстендә әни янына чөгендер кырына тукталып, аңа булышырга да өлгерәм, – дип ул елларны искә ала Наҗия апа. – Авылдан кире килгәндә Татарстан поселогына кадәр велосипедта, аннан редакциябез завхозы Шакир абый Гыйззәтуллинның атына утырып киләбез. Ул чагында редакциянең үз аты бар һәм аны Шакир абый җигеп йөри иде. Соңрак газетада корректор булып та эшләп ала Наҗия апа, ул чагында инде газета “Коммунизм төзүчесе” дип исемен алыштырырга өлгергән була. Тормыш хәлләре аркасында, газета эшеннән аерылып китәргә туры килсә дә, бүген дә хезмәттәшләрен, редакцияне сагынып искә ала. Ул чакларның хатирәсе булган аклыкаралы фоторәсемнәрне дә кадерләп саклый.

Газетабызның 90 еллыгы уңаеннан проект игълан итүебезне ишеткәч, аларны безгә дә юллаган һәм кайберләренең тарихы белән дә бик теләп таныштырды. Дөресен әйтик, без – “Дуслык”лылар өчен бик кызыклы һәм кыйммәтле фотолар булды алар һәм электрон нөсхәләрен архивыбызга да салып куйдык. Фоторәсемнәр арасында исә газетачыларның сәхнәдә театр уйнау күренешен күреп аеруча гаҗәпләндек. – 1962нче ел бу. Кәрим Тинчуринның “Зәңгәр шәл”ен куйган идек. Төп рольләргә генә читтән кешеләр җәлеп иттек, күпчелек рольләрне үзебез башкардык, – ди Наҗия Гобәйдулловна. – Репетицияләргә эштән соң атнага берничә тапкыр район мәдәният йортына йөри идек. Ул чагында күбебезнең кечкенә балаларыбыз бар. Минем дә улым әле күкрәк баласы, аны әниемә калдырып йөргәнем хәтеремдә. Кыска гына вакыт эчендә спектакльне әзерләп, сәхнәгә куйдык. Башта Нурлат тамашачыларына, аннары Югары һәм Түбән Нурлат, Яңа Иглайда да күрсәттек. “Зәңгәр шәл” – сәхнәдә кую өчен шактый катлаулы, җыр-биюләр белән үрелеп бара торган спектакль. Шулай булуга да карамастан, аны тамашачылар кайда да яратып карый, алкышлар белән озата. Сәхнәдә уйнау газетачыларның күңеленә дә матур хатирә, онытылмаслык вакыйга булып кереп кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев