Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Дуслык”ны Яр Чаллыда да укыйлар

Рәисә Рәхимҗанова белән Гөлнур Нигъмәтшина Яр Чаллы шәһәрендә яшәсәләр дә, Нурлаттагы барлык вакыйгалар, матур үзгәрешләр турында да ишетеп, якташларының тормышлары хакында белеп торалар. Чөнки инде ел дәвамында “Дуслык” газетасын алдыралар. Аларга без атна саен газета номерларын хат белән почта аша җибәреп торабыз.

Шул көннәрдә Яр Чаллыда яшәүче якташларыбыз кайту белән янә бездә кунакта булдылар – бу юлы 2019нчы елга дип газетага язылдылар. Гадәттәгечә, ярты гына түгел, тулы бер елга язылырга булган якташларыбыз.

* “Дуслык”ны алгач райондашларыбыз, дусларыбыздан сәламнәр алган кебек булабыз, анда – туган як сулышы. Газеталарны башыннан азагына кадәр укып чыгабыз. Түбән Камадагы туганнарыма да җыеп алып барам әле, алар да яратып укыйлар, – Рәисә Рәхимҗанова.

Реклама

Рәисә Рәхимҗанова белән Гөлнур Нигъмәтшина – сыйныфташлар, икесе дә Кычытканлыдан. Нурлатта тагы бер якын дуслары һәм сыйныфташлары Тәнзилә апа Ибраһимовада тукталалар. Ул да гомере буена район газетасын алдыручы тугры әбунәчеләребездән. Сыйныфташлар бала чактан килгән татулык җепләрен саклап, бик матур аралашып гомер кичерә бүгенге көндә.

Ә без читтә яшәп тә газетабыздан аерылмаучы дусларыбыз барлыгына сөенеп туя алмыйбыз. Газетабызның яңа номерлары хат белән һәр атна саен Самара шәһәренә дә китә әле безнең. Анда күренекле якташыбыз һәм газетабызның якын дусты, отставкадагы полковник Идеал Галәветдинов безнең һәр номерыбызны көтеп ала. Читтә яшәүчеләр өчен бездә электрон язылу мөмкинлеге дә бар әле. Электрон әбунәчеләребезгә газета чыккан көнендә үк электрон адресларына килеп тора.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев