Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Дәвамлы тормыш сюжеты

​​​​​​​Ул өч дистә елдан артык гомерен журналистикага багышлаган шәхес.

Язмам үзенчәлекле шәхес, “Нурлат-информ” җитәкчесе -Резеда Әкрам кызы Гиняева турында.

Резеда Әкрам кызы белән беренче тапкыр очрашуым җирле хакимияттә булды. Район газетасында эшли һәм шул ук вакытта “дөбердәтеп”  Нурлат телевидениесен ачып йөргән чаклары.. Ул чагында район башлыгы Фатих Сибагатуллин. Ныкъ куллы җитәкче телевидениегә барлык кирәкле техниканы алып бирсен дә ди...Ә бит алдан аның янына кереп сүз башлау өчен кыюлык кирәк.

- Эшкә керештеңме, кыюлыгың артырга тиеш инде.Барлык проблемаларны да беренче булып аңа җиткерә идем.

- Фатих Сәүбәнович әйттеме, эшли торган кеше.Озак та үтмәде техник җиһазларны алырга ярдәм итте.

20 ел элек булган хәтирәләрне шулай яңарта  язмабыз “герое”.

Шундый инде ул Резеда Гиняева. Тәвәккәл, үҗәт, максатына ирешүчән. Шул рәвешле, Фатих Сәүбановичның ярдәме, хатын-кызларга хас булмаган ныкълык белән телевидение дигән “серле дөньяны” ачып җибәрә. Беренче елларда барысы да “шома” гына  бармый, әлбәттә. Нәкъ җырдагыча, “ булды һәм үтте инде”. Нурлат телевидениесенең хәзер үз аудиториясе. Республика каналларында Нурлат телевидениесе сюжетлары еш күрсәтелә. Атнага 7 сәгать эфирга чыгабыз. Тапшыруларыбыз һәм котлауларыбыз татар, рус, чуваш телләрендә. Безне 68 меңләп кеше карый. Моңа район халык гына түгел, ә күрше Самара, Ульян өлкәләрендә яшәүчеләр дә керә. Өч ел рәттә “Ел лидеры” булдык. Халыкара, Бөтенроссия бәйгеләрендә җиңү яулаганыбыз бар.

Резеда Гиняева үз  эшенең остасы, чын һөнәрмән. Рус мәктәбен тәмамлап, татар журналистикасы факультетында белем алган. Гореф-гадәтләребезне, йолаларны олылап яшәүче, тел-милләт-диеп янып яшәүчеләрдән. Кызы Алсуны ике телне камил белерлек итеп тәрбияләп үстергән. Хәзер оныклары белән дә бары тик үз ана телебездә генә аралаша Резеда Әкрам кызы. Татар теле өчен көрәшергә түгел, ә шул телдә сөйләшергә кирәк”-дигән фикердә ул. Резеда Әкрамовна кызы Алсуны, оныклары: Сәминә белән Хәсәнне  әлеге  үрнәктә тәрбияләп, гамәлләре белән нәкъ шулай эшләргә кирәклеген раслый.

Безне шаккатырган яклары бик күп аның. Заман белән бергә атлый. Яңалыклар оясында “кайный”. Телевидениедә район күләмендә республика яисә федераль дәрәҗәдәге теге-яки бу иҗади бәйгеләрдә катнашу, проектлар өстендә эшләү дисеңме.. Резеда Әкрам кызы һәрвакыт беренче.

- Журналистикада укыганда да имтиханнарны беренче бирә идем. Алдынгы булырга. Тормыш девизым шундый Артта калу яисә  “алтын урталыкта” булу холкыма  хас түгел, - ди Резеда Әкрам кызы.

Россия Федерациясе күләмендә үткәрелә торган грант-проектларга тәвәкәллек белән җиң сызганып тотына ул. Үзе дә тик тормый, әлбәттә инде безне дә “тынычлыкта” калдырмый. Бөтенебезнең туган көннәрен хәтерли һәм беренчеләрдән булып котлый. Язу осталыгына килгәндә, талантны Аллахы Тәгалә аңа мул итеп биргән. Чагыштыруларга бай  тел-сүрәтләү чараларын кулланып язылган истәлекләрен, хикәяләрен тын алмыйча укырга була. Ә җитәкче буларак, андыйлар турында “тумыштан”-диләр. Әйе, тумыштан аңа барлык сыйфатлар бирелгән. Оптимист, креатив, алга карап эш итүчән, энергияле...һәм һәрвакыт яшьләрчә. Өстәвенә, әллә никадәр “статусларга” ия. Әти-әнисе өчен кайгыртучан кыз бала, кызына- кадерле әни, оныкларына яраткан зур әни, туган җанлы апа һәм гаиләсендә уңган хуҗабикә, тормыш иптәшенә ныкълы терәк.

Резеда Әкрам кызына ирләрчә гаярьлек, хатын-кызларга затлылык хас. Бүгенге көндә ике оешманы: район газетасы һәм Нурлат телевидениесен берләштергән “Татмедиа” җәмгыятенең “Нурлат-информ” филиалын җитәкли. Диварлардагы күп санлы төрле дәрәҗәдәге дипломнар, мактау кәгазьләре, рәхмәт хатлары-болар барысы да ““Татарстан Республикасының атказанган матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр хезмәткәре”  Резеда Әкрам кызы Гиняева һәм ул җитәкләгән коллективның хезмәт нәтиҗәсе.Тормышны яратып яшәве, кечкенә генә җиңүгә “зур” итеп сөенә белүе белән дә үрнәк. Журналистика һәм иҗатка бирелгән нәтиҗәле язмышы  белән бәхетле Резеда Әкрам кызы Гиняева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев