Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Эфирда – Гөлназ Хәсәншина

​​​​​​​Ул Нурлат телевидениесенең мультимедияле журналисты.

– Хәерле кич! Эфирда Нурлат телевидениесе. Безнең бүгенге программада...

Чибәр йөз-кыяфәт, килешле кием, матур итеп җыелган чәчләр. Йөзендә тыйнак елмаю. Экранда – Гөлназ Хәсәншина. Эфирда – “Нурлат хәбәрләре”.

Һәм менә инде ике дистә елга якын ул шулай Нурлатның үз кызы булып зәңгәр экраннар аша өйләребезгә керә. Яңалыклар белән таныштыра, безнең янәшәдә яшәүче кешеләр язмышларын тасвирлый, сокландыра, гаҗәпләндерә...

 

...Безгә эшкә ул телевидение ачылуның беренче елларында килде. Педагогия училищесын тәмамлап, бер ел мәктәптә укыткан кыз катлаулы, шул ук вакытта кызыклы һөнәрне тиз арада үзләштерде. Тыйнак, аз сүзле, хәтта кычкырып көлә дә белмәүче яшь коллегабыз тирән фикерле, төптән уйлап эш итүчеләрдән булып чыкты. Башта сюжетлар әзерләде, кирәге чыкканда музыкаль тапшырулар алып баручысын алыштырды. Берничә елдан Гөлназыбыз татар телендәге “ХӘБӘРЛӘР”, соңгы елларда рус телендә эфирга чыгучы “ВЕСТИ” тапшыруының да алыштыргысыз алып баручысына әйләнде. Бүген коллегабыз Гөлназ Хәсәншина берьюлы ике телдә параллель эшләүче сирәк журналистларның берсе.

Ә эше күпкырлы: элеккегечә сюжетлар эшли, сценарийлар яза, иҗади якын килеп төрле катлаулылыктагы фильмнар төшерә, алар буенча отчетлар ясау да Гөлназ вазифасында. Иҗади эшләре белән һөнәри осталык бәйгеләрендә катнаша, дипломнар, Рәхмәт хатлары алып, җиңү шатлыкларын татый, квалификация күтәрү курсларына бара, үз өстендә эшли. Ашыкмый, кабаланмый. Шуңадырмы, эшендә җаваплы, оператив, төгәл, әмма яшь чагындагыдай һаман да аз сүзле, йөзен исә элеккегечә тыйнак елмаю бизи.

Гөлназның шәхси тормышы да күз алдыбызда. Телевидениедә эшләгәндә читтән торып югары белем алды, без аның эш урынын саклап, Германиядә стажировка үтеп кайтканын да көтеп алдык. Сөйгәне Маратның яраткан хәләл җефетенә әверелүен, алма кебек ике кыз – Зөһрә белән Диләрәнең әнисе булу шатлыкларын да бергәләп уртаклаштык. Хәсәншиннар гаиләсе учагының матур очкыннар чәчеп дөрләвендә аның тигез ритмда тибүче “йөрәге” – сабыр, зирәк акыллы Гөлназның роле зур булуын да беләбез. Өстәвенә, Яңа Иглай авылында яшәүче әти-әниләре – Мөнирә апа белән Минзаһит абыйның да ныклы терәге бит әле ул...

– Эфирда музыкаль программа. Беренче котлавыбыз Гөлназ Хәсәншинага адресланган. Быел аның юбилей елы...

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев