Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Нурлат егетләренең беренче төркеме армиягә китте

"Мин сезнең һәркайсыгыз өчен җаваплы",- диде хәрби комиссар Заһир Абдуллин Нурлат егетләренең беренче төркемен солдат хезмәтенә озатканда. 13 ноябрь көнне көзге чакырылышта Ватан сагына китәргә тиешле 85 егетнең 17се олы юлга кузгалды.

Вакыйга егетләр өчен Россиядә Армиягә чакырылучылар көне (15 ноябрьдә) тирәсенә туры килүе һәм республиканың җыелу пунктында ачык ишекләр көнендә катнашу белән дә истәлекле булырдыр.
Иртәнге 4.30да ук хәрби комиссариат янында җанлылык иде. Кемдер баласына үгет-нәсыйхәт бирә, кемдер дустын озата. Хәрби комиссар Заһир Абдуллин озакка сузмый гына егетләрне медицина тикшерүе һәм инструктаж узарга чакырды.
-Бүген китүче егетләребезнең берсе - Марат Гыймалетдинов - югары белемле. Ул һәм танылган спортчы Айдар Мифтахов спецназда хезмәт узачак, бер егетебез - Динар Сафиуллинның Президент полкына эләгүе дә горурлык , - ди хәрби комиссар. - Шөкер, егетләребез үз теләкләре белән китәләр, иң мөһиме, исән-имин хезмәт итеп кайтсыннар. Егетләр Чита, Поворино, Мәскәү, Самара, Ульян, Никольское шәһәрләрендә хезмәт итәчәк.
Аграр техникум студенты Айдар Мифтахов армия хезмәтенә ныклап әзерләнгән.
- Спецназга бары сәламәтлекләре яхшы булган егетләр генә алына, - ди Айдар. -Армиягә 11нче сыйныфны тәмамлаганнан соң ук китәргә карар кылдым. Мине сау-сәламәт итеп үстергәне өчен әнием Зөлфиягә рәхмәт. Моннан тыш, үземнең спорт белән шөгыльләнүем дә ярап куйды, әлбәттә инде, психологик яктан да әзерләндем.
Бу көнне киткән егетләрне күп нәрсәләр берләштерә икән. Әнә, коры җир гаскәрләрендә хезмәт итәчәк Түбән Нурлат мик-
рорайонында яшәүче Фаил Әбҗәлимов, Илдус Яһудин һәм Рәфис Тямаев - туганнар, сыйныфташлар һәм күршеләр дә әле. "Өчесе дә һәрвакыт бергә булдылар, армиягә дә бер вакытта китәргә теләделәр. Балаларыбызның бергәләп китүе без, әти-әниләргә дә тынычлык бирә. Иң мөһиме, исән-сау хезмәт итсеннәр, шатлыклы хәбәрләр белән сөендереп торсыннар", - ди Илдусның әнисе Светлана Яһудина.
Декабрь азагына кадәр дәвам итәчәк көзге чакырылышта икенче төркем егетләребез дүшәмбе, 17 ноябрьдә юлга кузгалачак. Алар Екатеринбургка коры җир гаскәрләренә китәр дип планлаштырыла.

Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

2
X