Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Егоркино һәм Иглай халкының район башлыгы белән аралашу мөмкинлеге булды

Кичә, 17 августта Егоркино һәм Яңа Иглай авыл җирлекләрендә гражданнар җыеннары узды, аларның икесендә дә район башлыгы Равил Кузюров катнашты.

Егоркино җирлегендә кунакларны кечкенә генә концерт белән каршы алдылар. Аннан авыл җирлеге башлыгы Валентина Яковлева җирлектә башкарылган эшләргә анализ ясады, киләчәк планнарга тукталды. Равил Кузюров исә үз чыгышында районда нинди эшләр башкарылганлыгын бәян итте, Егоркино җирлегендә реструктурлаштыру процессының көйле баруы өчен биредәге халыкка рәхмәтен җиткерде. Шунда ук яңа инвесторлар белән дә таныштырды. Бүгенге көндә инвесторлар җирлекне үстерүнең бишьеллык планын төзү белән мәшгульләр. Егоркинолагы чиркәү төзелеше дә уңай хәл ителергә тора: биредә шулай ук инвесторлар ярдәменә өмет итәләр. Соңыннан авыл халкы район башлыгына, төрле служба вәкилләренә сорауларын бирделәр. Единение поселогы халкы исә үзләренә юл салуны кайгыртканы өчен Равил Кузюровка олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Яңа Иглайда да башта җирлек башлыгы Гүзәл Лотфуллина башкарылган эшләр турында бәян итте, җирлекнең проблемаларына да кагылды. Шулай ук һәр эштә булышып торганнары өчен район башлыгы Равил Кузюровка, "Нурлатнефть" идарәсе начальнигы Илгиз Салиховка рәхмәтләрен җиткерде. Җирлектәге һәр эштә актив катнашучы авыл кешеләрен дә билгеләп үтте. Авыл халкы исә үзләрен иң борчыган сыйфатлы су һәм пай җирләре мәсьәләләрен район башлыгына җиткерделәр. Равил Кузюров әлеге проблемаларны чишү буенча киңәшләрен һәм күрсәтмәләрен бирде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат