Реклама
Кичә "Нурлат" ТРКсы төшерү төркеме көтелмәгән хәлгә юлыга.
Иҗади бирем буенча бер гаиләгә кереп барганда, йорттагы эт бәйдән ычкына һәм телевидение хезмәткәрләренә ыргыла. Шулчак оператор Илшат Сатдаров корреспондент хатын-кызны ышыклыйм дип, тизрәк шул якка сикерә һәм җиргә егыла. Әмма һөнәрмәнлек җаваплылыгы авыртудан көчлерәк булып чыга: оператор җәрәхәтләр алса да, сыңар кулы белән камераны өскә күтәреп, бәрелүдән саклап кала.
Бәхеткә, вакыйга бәла-казасыз тәмамлана, чираттагы сюҗет та төшерелә. Хәзер телевидение хезмәткәрләре Илшатны талантлы оператор буларак кына түгел, чын ир-егет һәм җаваплы хезмәткәр буларак та мактап телдән төшермиләр.
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналында укыгыз