Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

“Ел хатын-кызы” конкурсы: өч дипломант һәм бер лауреат – бездә

"Ел хатын-кызы" республика конкурсының Алексеевскида үткән зона турында районнан 4 конкурсант катнашты һәм өчесе дипломант булып кайтты.

Ә "Ел хатын-кызы. Мәдәният һәм рухилык" номинациядә чыгыш ясаган коллегабыз - "Нурлат" ТРКсы директоры урынбасары Зөлфия Галиуллина лауреат исеменә лаек булып конкурсның республика турына үтте. 15 елга якын телевидениедә эшләүче һәм мәдәни программаларны аеруча уңышлы алып баручы журналистны тәкъдир итүдә тулаем телевидение коллективы зур хезмәт куйды. Коллектив хезмәт нәтиҗәсен дә бирде - Зөлфиянең чыгышы эчтәлек ягыннан да, сәхнә бизәлеше һәмә тематик ачылыш җәһәтеннән дә жюриның югары бәясенә лаек булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат