Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Электрон хезмəт кенəгəсе: КҮЧƏРГƏМЕ, ƏЛЛƏ...

Быелдан электрон хезмəт кенəгəлəренə күчү башлана.

Хезмəт кенəгəлəренең яңа цифрлы форматы хезмəткəрлəргə дə, эш бирүчелəр өчен дə, иң беренче чиратта, кулайлыкны күздə тота. Хезмəткəр, мисал өчен, үз эшчəнлеге турындагы мəгълүматны Пенсия фонды сайтындагы шəхси кабинетына һəм дəүлəт хезмəтлəре порталы аша кереп карый алачак. Кəгазь выпискалар кирəк булганда, тиешле дəрəҗəдə расланган белешмəне соңгы яки актуаль эш урыны буенча эш бирүчедəн генə түгел, күпфункцияле үзəк яки Пенсия фондыннан да соратып алып булачак. – Хезмəткəрлəр өчен электрон хезмəт кенəгəсенə күчү ирекле. Телəгəн очракта алар кəгазь кенəгəлəрен дə саклап кала алачаклар, əмма шул ук вакытта мəгълүматлар электрон да формалаштырылачак, – диде Пенсия фондының Нурлат шəһəрендəге районара идарəсе начальнигы Рушания Шакирова.

– Июнь тəмамланганчы һəр хезмəткəргə эшчəнлеге турындагы мəгълүматны электрон формалаштыру белəн бəйле закон үзгəрешлəре турында язмача уведомление тапшырылачак. Электрон хезмəт кенəгəлəренə күчү мəсьəлəсе киң җəмəгатьчелектə күп сораулар тудырды. Бу уңайдан җирле Пенсия фонды идарəсе белгечлəре шул көннəрдə районның оешма-предприятиелəре һəм учреждениелəренең кадрлар бүлеклəре инспекторлары өчен семинаруку үткəрделəр.

– Хезмəт кенəгəлəре электрон форматының өстенлекле якларыннан берсе – хезмəт эшчəнлеге турында хаталы, төгəлсез мəгълүматларның кимүе, – ди җирле Пенсия фондының персонифицирлы хисап бүлеге начальнигы Елена Лизунова. – Ул дистанцион рəвештə эшкə урнашу өчен өстəмə мөмкинлеклəр тудырачак, мəгълүматларның сакланышы һəм куркынычсызлыгы турында кайгырырга да кирəк булмаячак. Моннан тыш, электрон хезмəт кенəгəсе мəгълүматларын дəүлəт хезмəтлəре алу өчен куллану мөмкинлеге дə ачыла. Ел тəмамланганчы һəр хезмəткəр хезмəт кенəгəсенең кайсы формасын сайлавын хəл итеп, гариза язарга тиеш булачак. Эш бирүчегə электрон кенəгəгə күчү хакындагы гариза белəн мөрəҗəгать иткəн кешелəрнең кəгазь кенəгəлəре үзлəренə тапшырылачак, һəм килəсе елдан цифрлы форматта гына формалаштырылачак. Ə менə инде 2021 елда беренче тапкыр эшкə урнашачак гражданнарның хезмəт эшчəнлеклəре турындагы мəгълүматлары бары электрон рəвештə генə алып барылачак.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев