Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Еллар уза, хәтер югалмый

Бүген Курск бәрелешендә җиңүнең 70 еллыгын билгеләп үтәбез. Безнең районда Бөек Ватан сугышындагы әлеге данлыклы бәрелешнең өч тере шаһиты гына калды. Болар - Василий Спасов, Павел Савельев һәм Мирсәет Гатин.

Фронтовик-шагыйрә Юлия Друнинаның: "Сугышта куркыныч түгел, дип әйтүчеләр сугыш турында берни белмиләр", - дигән сүзләре бар.
- Куркыныч, - ди яшермичә Мирсәет Гатин. Без аның белән юбилей датасы алдыннан очраштык. Ветеранның РФ Президенты Владимир Путиннан Курск сугышының 70 еллыгы уңаеннан котлау открыткасын укып утырган чагына туры килдек. Конвертын читкәрәк куеп, Мирсәет ага, тирән итеп бер сулыш алды да, ничектер сагышлырак, аталарча тавыш белән: "Сора, кызым...", - дип миңа борылды.
- Сугышны искә алуы авыр. Хәер, хәтер дә элеккеге кебек түгел инде хәзер. Ничә еллар узды, ә күз алдында әле һаман да залплар, эшелоннар, тузан өермәсе белән томаланган юллар. Без уттан качар өчен җәяүләп күпме юл уздык, шуыштык бит...
Мирсәет Гатин тумышы белән Фома авылыннан. Фронтка 1943 елның февралендә чакырыла. Зенит-артиллерия полкы сафларында якташлары белән иңгә-иң торып, дошманга каршы сугыша. Язмыш аның гомерен саклап кала, әмма әлеге "утлы дуга"да бик күп иптәшләрен югалта ул. Аннан, якташыбызның фронт службасы Җиңү килү белән генә бетми әле: рядовой Мирсәет Гатин бары тик 1948 елда гына туган авылына кайта. Үзенең фронтташ дусты Анатолий Туркин белән күп еллардан соң Тула җирендә очрашуын ул язмыш бүләге дип саный. Бу очрашу Җиңүнең 50 еллыгын бәйрәм иткәндә була. Бүген исә ветеран еллар узу белән, сәламәтлегенең какшавына гына көрсенә. Югыйсә, бу юбилей датасын да ул полкташлары белән 70 ел элек ут күтәрелгән сугыш кырында каршылар иде, мөгаен.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат