Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Эшкә тотындылар

ТР Президенты Рөстәм Миннеханов узган атнада "ТКХны реформалаштыруга булышлык Фонды турында"гы № 185 Федераль законны Татарстанда гамәлгә ашыруга һәм мәгариф объектларын капиталь ремонтлауга багышланган видеоконференция режимындагы республика киңәшмәсе үткәрде.

Президент барлык эшләрне дә җылылык сезонына кадәр төгәлләрлек итеп планлаштырырга, диде.
- Яшәүчеләргә уңайсызлыклар тудырмас өчен эш графигын төгәл итеп билгеләргә кирәк, - диде ул, ә мәгариф объектларына килгәндә, монда иганәчеләрне җәлеп итү эшен активлаштырырга кирәклеген билгеләп үтте.
Шунда ук ТРның төзелеш, архитектура һәм ТКХ министры Ирек Фәйзуллин һәр мәктәп индивидуаль тәртиптә каралырга тиеш, дип өстәде. Алдарак билгеләнгән мәктәпләрдә дә ике төр өстәмә эшләр башкарылачагын әйтеп узды.
Видеокиңәшмәдән соң Нурлат муниципаль районы башлыгы Наил Шарапов ТСЖлар, идарәче компанияләрнең эшчәнлегенә тукталды, мәгълүматлар һәркемгә кулай һәм ачык булырга тиеш, диде.
- Бу сезнең хокукларыгызны кысмый, ә бары тик фатир хуҗалары тарафыннан контрольлек итү мөмкинлеге генә бирә, - дип мөрәҗәгать итте ул җитәкчеләргә.
Мәктәпләргә капремонт мәсьәләсенә килгәндә, кайбер белем бирү учреждениеләрендә эшләр башланган инде. Мисал өчен, Иске Чаллы мәктәбендә санузеллар кую дәвам итә. Моңа кадәр "Респект СП" ОООсы төзүчеләре бүлеп бирелгән бинада стеналар өйделәр, сыладылар. Киекле мәктәбендә шул ук оешма ял һәм бәйрәм көннәрендә түбә эшләре башкарды: агач конструкцияләрне сүттеләр, профнастил яптылар. Шул көннәрдә Егоркино мәктәбендә дә эшләр башланырга тора.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: капремонт президент кићђшмђ

2
X