Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Эвакуацияләүдә җаваплылар өчен өйрәнүләр узды

"Нурлатнефть" НГДУсының производствога хезмәт күрсәтү участогы хезмәткәрләрен эвакуацияләүгә тартылучылар өчен гамәли тренировка узды.

Тренировкалар барышында "Витязь" сак предприятиесенең Нурлат бүлеге инспекторы С.Ухванов, шулай ук янгынга каршы производство тәэминаты идарәсе формированиесенең штаттан тыш составы бик төгәл эш итте. Кыска вакыт эчендә административ бинадан хезмәткәрләр һәм кыйммәтле документлар эвакуацияләнде. Тренировкаларга нәтиҗәне 73нче янгын часте начальнигының профилактика буенча урынбасары Рушан Йосыпов ясады. Ул кизү персоналның һәм янгынга каршы штаттан тыш формирование составының тиз һәм бердәм эшләүләрен, һәм өйрәнүләрдә генә түгел, чынлыкта шундый хәлләр килеп чыкса да, нәкъ шул рәвешле эш итәргә кирәклеген билгеләп үтте.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: 73нче янгын часте