Нурлат-⁠информ
  • Рус Тат
  • Февральдән пенсияләр арта

    Бүгеннән хезмәт пенсияләре арта. Ул картлык буенча хезмәт пенсиясенең иминият өлеше күләмен һәм инвалидлык буенча хезмәт һәм туендыручыны югалту сәбәпле бирелүче пенсияләрнең күләмнәрен индексацияләү коэффициентын (1,066) исәпкә алып арттырыла.

    Мисал өчен: 82 яшьлек хатын-кыз 8557 сум 18 тиен пенсия + 1200 сум (караган өчен компенсация) + 1534 сум 85 тиен (социаль җыелмадан баш тарткан 3нче группа инвалид буларак ЕДВ) ала ди. Җәмгысе 11292 сум 03 тиен. Хезмәт пенсиясен индексацияләгәннән соң ул 9143 сум 27 тиен (8557,18х1,066)+1200 сум (компенсация) + 1534 сум 85 тиен (ЕДВ) булачак. Пенсия 586 сум 09 тиенгә артачак. Район буенча пенсияләр уртача 526 сум 82 тиенгә арта.
    Пенсия фондының Нурлат районы идарәсендә әйтүләренчә, федераль социаль өстәмәне (ФСД) дә исәпкә алып пенсия алучыларның социаль өстәмә күләмнәре, социаль яклау идарәсе аша алынучы айлык акчалата түләүләрнең артуындагы аермага карап азаерга мөмкин, чөнки 2012 елда ул 342 сум булса, быелдан 361 сум, ди.

    Нравится
    Поделиться:
    Реклама
    Комментарии (0)
    Осталось символов: