Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Әфган сугышында һәлак булган Ирек Сафиуллинга мемориал такта ачылды

Чәршәмбе көнне әфган сугышында һәлак булган Колбай Мораса авылы егете Ирек Сафиуллинга мемориал такта ачылды. Тантанага аның туганнары, авылдашлары, мәктәп укучылары һәм хәрби дуслары җыелган иде.

Гап-гади авыл егете булган ул. Тормышны яраткан, шаярган, көлгән, ярдәм иткән, булышкан. Рәисне белгән кешеләр күңелендә ул шундый булып калган.
- Абыйны армиягә алганда миңа 12 яшь иде, - энесе Альмир. - Без гаиләдә 6 бала үстек. Бүгенге чарага бөтен туганнар бергә Ирек яшәгән төп йортка җыелдык. Абыйның үлү турындагы хәбәрне авыл Советыннан килеп хәбәр иттеләр. Абыйның батырлыгы белән чын күңелдән горурланабыз. Минем өч балам да абыйларының батырлыгы белән горурланалар.
1983 елда мәктәпне тәмамлагач та хуҗалыкта терлекче, төзүче булып эшли Ирек. Аннан Лениногорск шәһәрендә 5 айлык шоферлар курсында белем ала. 1984 елда армиягә алынган егет башта Әрмәнстанда хезмәт уза, аннан аларны Әфганстанга җибәрәләр.
- Ирек белән миңа Әфганда очрашырга туры килде, - ди Биләр егете Владимир Таранев иптәшен күз яшьләре белән искә алып. - Әфганда бергә 1,5 ел булдык. Сөйләшеп киттек, икебезнең бер яктан икәнлегебез ачыкланды. Шуннан бер - беребезнең хәлен белеп тордык. Икебез дә шофер булып хезмәт иттек. Бик ярдәмчел егет иде. Бервакытны машинам ватылгач, коры паек белән бер атнага ремонтка калдым. Шул вакытта Ирек һәрвакыт янымда булды. Үзләренең пекарняларында пешерелгән ипи белән консерва булса да китереп тора иде. Операциягә киткәндә бер - беребезне озатып кала идек. Армия хезмәтен тутырып кайтып ике атналап та вакыт узмады, якташымның үлеме турында хәбәр алдык. Бик яшьли китте дустым. Моңа кадәр әле мондый дусны очратканым булмады. Исән булса армия сафларыннан ул көзен кайтырга тиеш иде.
Армия хезмәте тәмамланырга 2-3 ай вакыт калган була. Ирекнең машинасы засадага эләгә. Ул ут чыганагын юкка чыгара. Әмма үзе дә вафат була. 1986 елның 22 августында вафат булган Ирекнең цинк табуты 27 августта Колбай Мораса авылы зиратында җир куенына иңдерелә.
Моңа кадәр 1973-83 елларда үзе укыган мәктәпкә истәлек тактасы куелган, Габдулла Кариев исемендәге музейда аның үз почмагы бар, шәһәребезнең Әфганчылар поселогындагы бер урам аның исемен йөртә. Быел нәшер ителгән Нурлат районының күренекле кешеләре дип аталган китапта да аның исеме кергән.
"Кызыл Йолдыз" ордены кавалеры Ирек Сафиуллинга багышланган митингның беренче өлеше зиратта узса, икенче өлеше туган нигезендә дәвам итте.Бу көнне исә Ирекнең исемен мәңгеләштерүне Республика "Боевое Братство" иҗтимагый оешмасы оештырган. Оешманың җитәкчесе республиканың элеккеге хәрби комиссары, генерал - майор, үзе үк әфган сугышын узган Иван Согниев мондый чараларның бар республика буенча уздырылуын билгеләп үтте.
- Нурлат районында Әфган сугышында ятып калган икенче егетебезгә мемориал такта ачу эшләрен Ирекнең якташы, Түбән Кама шәһәрендә "Бовое братство" берләшмәсе җитәкчесе Илгиз Нәбиуллин белән бергә башкардык. Ул тиешле документларын җыйды, без акчалата ярдәм иттек.
- Әфган сугышыннан 5 егет цинк табут белән кайтты, шуларның икесе безнең яктан ди, - якташы Илгиз абый. - Мәңгеләштерү идеясен "Дуслык" район газетасы баш мөхәррире Сәкинә апа Хәйруллина бирде. Менә бар да шуннан башланды.
Бу көнне күрше Әлки районыннан да әфганчылар килгән иде. Әлеге районның әфганчылар оешмасы җитәкчесе Солтан Шәйхетдинов:
- Күпме егетләр хәбәрсез югалды, - диде ул үз чыгышында.- Быел Совет гаскәрләренең Әфганнан чыгарылуына 25 ел булганда һәлак булганнар исемен кабат зурлап телгә алдык.
- Бу көнне күрше район кунагы Ирекнең туганнарына Россиянең атказанган спорт остасы, депутат, якташлары Алина Кабаеваның махсус бүләген дә тапшырды.
Чара Ирекнең каберенә чәчәкләр салу, якыннары, авылдашлары белән аралашу белән дәвам итте.
Реклама

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат

2
X