Фирдүс Тәмаев 48 концерт бирде
Фирдүс Тәмаевның 17 гыйнвардан 5 мартка кадәр барган концерт туры зур уңыш белән узды: бу чорда якташыбыз республика шәһәрләрендә 48 концерт бирде.
Казан дәүләт филармониясе залында алты көн рәттән барган концертларын карарга башкала тамашачысыннан тыш республиканың иң ерак шәһәрләреннән дә килгәннәр иде. Аннан 3 көн Яр Чаллы, 3 көн Әлмәт, 2 көн Түбән Кама тамашачысы алкышлады үзен. Хәзер бераз тын алырга туктагандыр дисәк, Фирдүснең тик торырга исәбе юк икән: яңа җырларын яздыру, өр-яңаларын язу ниятендә ул.
- Тамашачы кызыксынуын, мәхәббәтен югалтасым килми, - ди үзе бу уңайдан. - Үсү өчен гел хәрәкәттә, эзләнүдә булырга кирәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев