Нурлат-⁠информ

Нурлат районы

18+
Рус Тат
2024 - год Семьи
ХӘБӘРЛӘР

Фирдүс Тямаев икенче “Алтын Барс”ны алды

21 декбарьдә Казанда "Пирамида" мәдәни-күңел ачу комплексында үткән "Татар җыры-2013" татар эстрада җыры конкурсында якташыбыз Фирдүс Тямаев икенче ел "Иң яхшы хит" номинацисендә җиңеп, "Алтын Барс" статуэткасына ия булды.

Быел ул Нурислам Гафиятов сүзләренә язылган "Эх, гомер итәбез!" җыры белән җиңде. Хәтерләсәгез, узган ел ул шул ук номинациядә "Дусларга" җыры белән җиңү яулаган иде. Гомумән, 2013 ел Фирдүс өчен уңышлы килде. Гастрольләрдә йөреп, заллар тутырып тамашачылар җыйды, МП-3 һәм DVD-дисклар чыгарды, хәзер яңа СD-дискын әзерләп бетереп килә. Шәхси тормышында да матур үзгәрешләр булды. Ә "Алтын Барс"ны исә уңышлы елга куелган уңышлы нокта дип санарга мөмкин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Нурлат Фирдүс Тямаев